Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән укучысы Казан камера оркестрында уйнаячак

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе яшь гитаристы Рамазан Лотфуллинны La Primavera Казан камера оркестры белән чыгыш ясарга дәшкәннәр.

1 нче Чирмешән мәктәбенең 6 нчы сыйныфында белем алучы яшь музыкантыбыз данлыклы Рөстәм  Абязов җитәкләгән шундый саллы  оркестр составында  апрель аенда Бөгелмәдә уйнаячак. Моңа кадәр шул шәһәрдә узган тыңлаулар вакытында Рамазанның чыгышын бик ошатканнар.

Сәнгать мәктәбе укучысы (остазы Гүзәлия Сәлахова) уңыш артыннан уңыш яулый. Рамазан ике ел элек Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә  3, 2, 1 дәрәҗә  лауреат исеменә лаек булган. Быел  Уфада Россия күләмендә үткән башкару осталыгы конкурсының “Гитара” номинациясендә җиңү яулаган. Яшь музыкантыбыз Әлмәттә узган Фәрит Яруллин исемендәге, Әлмәттә узган республика күләмендәге; Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал Тауда”  халыкара бәйгеләрдә дә таныла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев