Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең иң өлкән кешесенә 95 яшь тулды

Район үзәгендә гомер итүче Татьяна Константиновна Тумбинскаяга 95 яшь. Чирмешәндә ул иң өлкән кеше.

Якташыбыз ишле гаиләдә туып үсә. Сугыш башланган елны 7нче классны тәмамлый.

Шул елны ук район башкарма комитетына эшкә урнаша, эвакуацияләнгән кешеләрне теркәп тора. Сугыш вакытындагы салкын кышларны, ачлыктан тилмереп яшь түккән көннәрне, Казанда хәрби заводтта эшләгән елларны яхшы хәтерли ул.

1947нче елны якташыбыз фронтовик Павел Тумбинскийга кияүгә чыга. Кызганычка каршы, сугыш ветераны, инвалид Павел Семенович 1967нче елны вафат була. Татьяна Константиновна район үзәгендәге төрле оешмаларда эшли. Аны пенсиягә коммуналь хуҗалыктан озаталар. Биредә ул 20 елдан артык хезмәт куйган.

-Әни әлеге кадәр гел аякта булды. Күптән түгел генә егылып, аягын сындырды, шуннан бирле урын өстендә. Ул безне берүзе үстереп, аякка бастырды дип була,- ди әнисе белән бергә яшәүче кызы Елена. - Өчебез югары белем алдык. Без аңа бик рәхмәтле.

Сүз уңаеннан, юбилярның тагын бер кызы Наталья Курганда гомер итә, Чирмешәнгә еш кайтып йөри.

Кызганыч, Татьяна Константиновнаның ике улы мәрхүмнәр икән.

Татьяна Тумбинскаяны район хакимияте вәкилләре дә котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның  бүләкләрен тапшырдылар.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X