Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр Казанда экскурсиядә булдылар

Район инвалидлар җәмгыяте үзенчәлекле балалар, аларның ата-аналары, шулай ук җәмгыятьнең активистлары өчен Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәренә экскурсия оештырды.

 

- Казанга сәяхәт балалар өчен дә, олылар өчен дә җәйнең якты вакыйгасы булып хәтерләрендә калыр. Программа бик бай, эчтәлекле иде. Сәфәрдә катнашучылар хәтта ТР Иҗтимагый палатасында да булдылар һәм аның рәисе Зилә Вәлиева белән очраштылар. Әңгәмә барышында өлкәннәр Зилә Рәхимҗан кызына үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, ә укучылар Татарстанда туризм үсеше турында белә алдылар, - диде районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова.

Казан Кремле буенча үткәрелгән эчтәлекле экскурсия дә барысына да ошаган. Балалар һәм аларның әти-әниләре зооботаник бакчада да вакытны файда белән үткәргәннәр, әлеге гаҗәеп урында яшәүчеләр турында бик күп мәгълүмат ишеткәннәр.

Район автотранспорт предприятиесе биргән уңайлы автобуста барганда да балалар тематик викториналарда катнашканнар, бер-берсе белән аралашканнар.

Әлеге сәфәрдә катнашкан балаларга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен инвалидлар оешмасына «Иделойл» һәм «ГРИЦ» җәмгыятьләре  ярдәм күрсәткән.

 

Ирина Митяева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев