Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр дә Сочига китте

Сочига безнекеләр дә китте. Дөрес, районнан олимпиадага спортчыларны да, волонтерларны да түгел, ә автобус йөртүчеләрне җибәрделәр. "Чирмешән" автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре Ильяс Саттаров, Михаил Баляев, Николай Султанов, Таһир Шакиров, Илдус Хәлимов җәй көне Казанда узган Универсиада вакытында да үзләрен уңай яктан күрсәткәннәр. Һәм нәкъ аларны Сочига җибәрүләре дә гаҗәп түгел. -Универсиада...

Сочига безнекеләр дә китте. Дөрес, районнан олимпиадага спортчыларны да, волонтерларны да түгел, ә автобус йөртүчеләрне җибәрделәр.

"Чирмешән" автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләре Ильяс Саттаров, Михаил Баляев, Николай Султанов, Таһир Шакиров, Илдус Хәлимов җәй көне Казанда узган Универсиада вакытында да үзләрен уңай яктан күрсәткәннәр. Һәм нәкъ аларны Сочига җибәрүләре дә гаҗәп түгел.
-Универсиада алдыннан, Олимпиадага кадәр дә автобус йөртүчеләр Казанда махсус курсларда укып кайттылар, алар белән әңгәмә үткәргәннәр, тест уздырганнар,- ди предприятие җитәкчесе Фәгыйль Мингатин. -Автобус йөртүчеләрнең барысын да махсус форма белән тәэмин иттек. Алар Сочида 24 февральгә кадәр торачаклар, әмма, кирәк булса, Паралимпия уеннарына да калырга мөмкиннәр. Егетләр белән телефоннан сөйләшеп торабыз. Алар канәгать. Кунакханәдә ике урынлы, бөтен уңайлыклары да булган бүлмәләрдә яшиләр. Автобусларны махсус стоянкаларга куялар. Алар үзләренең "Хундай"лары белән киттеләр.
Көн саен, рейска чыгар алдыннан, техниканы да, йөртүчеләрне дә тикшерәләр икән. Автобуслар спортчыларны да, кунакларны да, хезмәт күрсәтүче персоналны да йөртә. Ярышлар барышын да күрә алачаклар. Кайберәүләр аерым спорт ярышларына билетлар да сатып алганнар.
Татарстан Сочидагы Олимпия уеннарына 165 зур автобус, 242 микроавтобус, 135 җиңел машина, 840 машина йөртүче, 55 кеше персонал юнәлдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан