Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче 92 яшьлек Анастасия Бочарова район газетасын яратып укый

Чирмешәндә яшәүче 92 яшьлек Анастасия Бочарова ел саен ике басмага языла, шуларның берсе - район газетасы. 51 ел балалар укыткан, 25 ел мәктәп директоры вазыйфаларын башкарган, озак еллар колхозда парторг булып торган Анастасия Романовна бүген дә район, дөнья яңалыклары белән кысыксынып тора. -Хәзер аның күзләре начар күрә, шуңа да мин...

Чирмешәндә яшәүче 92 яшьлек Анастасия Бочарова ел саен ике басмага языла, шуларның берсе - район газетасы.


51 ел балалар укыткан, 25 ел мәктәп директоры вазыйфаларын башкарган, озак еллар колхозда парторг булып торган Анастасия Романовна бүген дә район, дөнья яңалыклары белән кысыксынып тора.

-Хәзер аның күзләре начар күрә, шуңа да мин килгән саен "районда нинди яңалыклар бар икән?", дип, миннән әүвәл район газетасын укыта, - ди ветеранны караучы социаль хезмәткәр Наталья Бороздина.

Мордва Афонькәсе авылында туып үскән якташыбыз хезмәт юлын 1943нче елда башлангыч класслар укытучысы буларак башлый. Авыл егете белән гаилә кора. Тик яшьләр бергә озак яши алмый, ире сугышка китеп хәбәрсез югала. Анастасия Романовнаның бердән - бер улы да инде гүр иясе. Бүген аның якын туганнары да юк. Ләкин аның укучылары , хөрмәтле укытучыларын онытмыйлар, гел хәлен белеп торалар.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова да шушы көннәрдә ветеран укытучы янында булып, аның хәлләре белән кызыксынды. Рәмзия Шакир кызы Анастасия Романовнаны "Якыннарыңны яздыр" акциясе кысаларында "Безнең Чирмешән"гә яздырып, аңа заказ карточкасына квитанция тапшырды.

-Миңа шундый күңелле сюрприз ясаганыгыз өчен зур рәхмәт, - диде райондашыбыз. - Мин район газетасын гомере буе укыдым. Үзем турында да язганнары булды. Ул саннарны хәзер дә саклыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined