Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән тарихчысы Нью-Йоркта яши

Николай Фроловның исеме Чирмешән авылы тарихыннан аерылгысыз, аны хаклы рәвештә Чирмешән ягын беренчеләрдән булып өйрәнүче дип атыйлар. Районда мемориаль үзәк турында белмәүче кеше юктыр. Быел Николай Фроловка 75 яшь тулды. Николай Фролов 1940 елның 10 маенда ТАССРның Питрәч районы Ивановка авылында колхозчылар гаиләсендә туа. 1962 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын...

Николай Фроловның исеме Чирмешән авылы тарихыннан аерылгысыз, аны хаклы рәвештә Чирмешән ягын беренчеләрдән булып өйрәнүче дип атыйлар. Районда мемориаль үзәк турында белмәүче кеше юктыр. Быел Николай Фроловка 75 яшь тулды.

Николай Фролов 1940 елның 10 маенда ТАССРның Питрәч районы Ивановка авылында колхозчылар гаиләсендә туа. 1962 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын агрономия белгечлеге буенча тәмамлый, агроном, совхоз директоры булып эшли. 1972 елда Николай Сергеевич Чирмешән районына күчеп килә. Биредә ул "Белем" җәмгыятенең район оешмасында җаваплы секретарь, аннан партиянең район комитетында сәяси - агарту кабинеты мөдире була.
Николай Фроловта тарих белән кызыксыну 70нче еллар ахырында туа. Бу билгеле бер яшьтә үзеңнең кем, нинди булуыңны аңларга теләү процессында туган табигый омтылыш була. Казан, Самара, Мәскәү архивларында документларны өйрәнү, туплау башлана. 1980 елда булачак музейның беренче, ә 1982 елда икенче экспозициясен ачу өчен материаллар әзер дә була. 1991 елда революцион һәм сугышчан дан музеена Татарстанның Дәүләт музее филиалы статусы бирелгән. 1995 елда Николай Фролов идеясе һәм проекты буенча музей үзгәртеп корыла һәм киңәйтелә. Тупланган материалның характеры, эшчәнлегенең юнәлеше һәм эчтәлеге билгеләнде. Ул эзләнү - тикшеренү, аң - белем тарату, хәйрия юнәлешен алды, чөнки үзәктә җыелган мәгълүматлар Бөек Ватан сугышы фронтларында, төрмәләрдә, лагерьларда, революция елларында хәбәрсез югалган меңнәрчә кешеләрнең язмышын ачыкларга мөмкинлек бирде. 1995 елда музей рәсми рәвештә Чирмешән районы мемориаль үзәге дип атала башлады. Николай Сергеевичның чирек гасырлык фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсендә сугышта югалган меңнән артык, репрессияләнгән һәм атып үтерелгән 3,5 мең кешенең язмышы һәм исемнәре билгеле булды, ул 12 меңнән күбрәк чирмешәнле турында мәгълүмат җыйды.Николай Фролов Чирмешән якларына кешеләр килеп урнашуның тарихын, Чирмешән крепосте авылына нигез салу фактларын барлап, Чирмешән төбәген беренче өйрәнүчеләрдән булды, районның совет чорындагы үсеш сәхифәләрен кабат торгызды. Тарихчы язган алты китап күпчелек чирмешәнлеләрнең өстәлендә. Ул "Чирмешән районы: еллар һәм кешеләр" китабын төзүче авторларның берсе. 2006 елда Николай Сергеевич Чирмешән районында туган якны өйрәнү музеен булдыру өстендә эшли. Берничә ай эчендә экспонатлар җыела, концепция языла, безнең як халыклары тарихы буенча экспозиция төзелгән. 2007 елның августында туган якны өйрәнү музее ачыла, тантанада Татарстның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнаша. Мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Николай Фролов берничә тапкыр ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде, аңа "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде, ул Казанның 1000 еллыгы медаленә, Чувашстан Республикасының Халык академигы исеменә лаек булды.
Хәзергесе вакытта Николай Фролов Американың Нью-Йорк шәһәрендә кызында яши. Күптән түгел аның хатыны Гертруда Макаровна вафат булды. Мемориаль үзәк хезмәткәрләре, райондашлар Николай Сергеевичның һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашалар.
Валентина ЗАХАРОВА,
мемориаль үзәк директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы тарихчы Николай Фролов