Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән шагыйрәсе Галия Сафиуллина язган шигырьләрнең күбесе җырга әверелә

Әдәбиятка ул ничектер тыйнак кына, сиздермәстән килеп керде һәм бик тиз танылды да. Якташыбыз Галия Сафиуллинаны бүген күпләр белә, радиода аның җырлары яңгырамаган көн сирәктер. -Иң тәүге җитди шигырем ирем Хәлилгә 50 яшь тулу уңаеннан язылды - "Тагын бер кат сине сайлар идем"гә көнендә үк диярлек көй дә туды, -...

Әдәбиятка ул ничектер тыйнак кына, сиздермәстән килеп керде һәм бик тиз танылды да. Якташыбыз Галия Сафиуллинаны бүген күпләр белә, радиода аның җырлары яңгырамаган көн сирәктер.


-Иң тәүге җитди шигырем ирем Хәлилгә 50 яшь тулу уңаеннан язылды - "Тагын бер кат сине сайлар идем"гә көнендә үк диярлек көй дә туды, - ди Галия ханым. -Мин җибәргән шигырь сүзләрен композитор - автор башкаручы Гөлгенә Кәлимуллина нык ошаткан. Соңрак бу җырга клип та төшергәннәр.

Менә шуннан китә инде. Биш елга якын вакыт эчендә Галия Сафиуллинаның ике йөзләп шигыренә көй язганнар. Аның иҗаты 34 композиторга хуш килгән. Наил Сөләйманов кына да безнең якташның 36 шигырен җырга әверелдергән, сәхнәләргә чыгарган.

Күрше Әлмәт композиторы Айнур Сәйфиев та Галия шигырьләренә мөкиббән. Әле аның белән эшләнгән "Данлы Әлмәтем" дип аталган клип та әзерләнә. Үзенә күрә Әлмәтнең гимны булачак ул.

Галия Сафиуллина сүзләренә язылган җырларны җитмешләп җырчы үз репертуарына керткән. Эльмира Сөләйманова, Алсу Хәбибуллина, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов һәм башкалар башкаруында, аларны телевидение һәм радио аша еш тыңлыйбыз. Галия ханым үзе дә көй язып караган кеше, баянчы, гармунчы да ул, унбишләп җыры аеруча зур мәҗлесләрдә инде күптән кәефләрне күтәрә.

Җырлар турында тәфсилләп язу шуңа, барыбер, әсәрләреннән бигрәк, аны, Галия Сафиуллинаны күбрәк нәкъ менә җырлары таныта. Юк , ул әсәрләренә көй языгыз дип йөдәтми, хәзер аңа композиторлар үзләре мөрәҗәгать итә икән.

-Җырга текст сорап, аңа көй язгач, иң элек миңа тыңларга җибәрәләр, - ди Галия Сәлим кызы. -Күбесен башта ук ошатам, сирәк кенә төзәтмә кертәбез. Ничектер мин текстларны төзәтергә, өстәргә, "кисәргә" өйрәнмәгән, алай итсәң әсәргә зыян килә, эмоцияләр югала шикелле. Аннан соң, мин ялгызым чакта язарга яратам. Зур шагыйрьләр сыман төнлә торып каләм алганым юк.

Ул иң беренче шигырен 4нче класста укыганда язган. Туган авылына, аның табигатенә багышлап. Аны башкаларга укытмаган да. Беркемгә сиздермичә, берничә шигырен "Яшь ленинчы" газетасына җибәргәне истә. Аларны, кем диген, хәзер күренекле шагыйребез Робет Миңнуллин үзе карап, фикерләрен белдереп, Иске Кади мәктәбе укучысы Галиягә хатлар җибәргән.

Мәктәптә укыганда ук сочинениеләрнең башында, керешендә шигырь юлларын эпиграф итеп куя булачак романтик шагыйрә.

Якташыбыз менә шулайрак кереп китә әдәбият "диңгезенә". Инде дүрт китабы чыккан. "Мәхәббәт корбаннары", "Үкенечле ике язмыш" повестьлары, "Кереп барам гомер көзләренә" шигырьләр җыентыгы, дөрес, зур тиражлы түгел. Китап чыгару чыгымлы эш бит, әнә аның тагын бер әсәренә нокта куелган, әмма ул кайчан, ничек нәшер ителер, билгесез. Һаман шул акча мәсьәләсе авыр.

Галия Сафиуллина башка авторлар китапларын сирәк укый. Әмма соңгы вакытларда Зифа Кадыйрованың барлык әсәрләре белән танышырга өлгергән. Ә дөнья хәлләрен компьютер аша белеп бара.

Аның шигырьләре туган авылы Иске Кади, районыбыз табигате, әти-әниләр, туганнар, дуслар, яшәү мәгънәсе турында. Олыгаю чорында, Галия Сәлим кызы үзе дә әйтүенчә, тормышка караш та үзгәрә, үткәннәр, яшьлек ешрак сагындыра. Болар, билгеле, иҗатта да чагылыш таба.

"Яшьлектәге матур хатирәләр

Алтын төскә кертте көземне.

Кереп барам гомер көзләренә

Бик бәхетле санап үземне",-дип яза бер шигырендә ул, Чирмешәннең һәвәскәр шагыйрәсе, бик күп популяр җырларның текст авторы.

"Шигырьләр, повестьләр язу сәләте кайдан илһам ала?" - дим Галия ханымга.

Соравымны ул болай җаваплады: "Әтидәндер. Ул бик хисчән кеше иде, тальянда оста уйнады, бик матур җырлады. Әмма, никтер, минем шигырь яза башлавымны өнәп бетермәде. Сугыш ветераны, офицер, политрук булган ул, аннан бер аяксыз кайтты.

Баксаң, инде мәрхүм әти үзе дә шигырьләр язып мавыккан икән. Госпитальдә ятканда, 1942нче елда 142 шигырь язган. Кечкенә генә блокнотка 142 шигырь сыйган. Нык таушалган бу хәзинә - блокнотны миңа безнең 11 бертуган баладан иң өлкәне, инде үзе дә мәрхүм Марс абыйның Казанда яшәүче балалары быел гына җибәрделәр. Әйтәм бит, әтинең шигырь язганын беребез дә белмәде".

Артык тыйнаклык та гел ярап бетми. Бүген Чирмешәндә бухгалтер булып эшләүче, ике бала, оныклар әбисе Галия Сафиуллина, элегрәк юнәлеш бирсәләр, бәлки әдәбият юлыннан китәр, бәлки укытучы булыр иде. Әмма ул язмышына үпкәләми, илһамланып иҗат итә, аның җырлары еракларга ишетелә.

...Шунысы гына бераз үпкәләтә, автор үз интеллектуаль милке - хезмәте - иҗаты өчен беркайдан бернинди материаль ярдәм алмый. Әрсезлеге җитмидер инде. Хәтта китапларын да гаилә бюджеты хисабына бастырганнар. Кем белә, бәлки иҗатта кыю адымнар белән алга баручы Галия Сафиуллинага яңа китапларын дөньяга чыгарырга булышучы табылыр. Аның шигырьләре һәм җырлары әрәм булып, тузан кундырып ятмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined шагыйрь җыр