Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында бер үк көнне Миңнури Сибгатуллина һәм Акулина Прахеевалар 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр

Табигатьнең уянган чагында, апрель башында, нәкъ бер үк көнне Бәркәтәдән Миңнури Сибгатуллина һәм Чирмешәннән Акулина Прахеевалар 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярларны өйләренә барып котлады, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләүләрен һәм истәлек бүләге тапшырды....

Табигатьнең уянган чагында, апрель башында, нәкъ бер үк көнне Бәркәтәдән Миңнури Сибгатуллина һәм Чирмешәннән Акулина Прахеевалар 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.


Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярларны өйләренә барып котлады, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләүләрен һәм истәлек бүләге тапшырды.

Бөек Ватан сугышы башланганда әле яшүсмер кыз гына булган Миңнурига тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килә.

-Кечкенә арба белән Чистайдан орлык ташулар, тубал белән 15әр гектарда иген чәчүләр дисеңме, барын да күрдек, көч җиткәнен дә, җитмәгәнен дә эшләдек, - ди Миңнури Хөббәт кызы. -Казанга заводка эшкә дә җибәрделәр, андагы авырлыкларга түзә алмыйча кире кайттык. Ивановага торф чыгарырга да 4 сезон барып эшләдем.

Миңнури әби тормышка чыкмый, бүген дә төп йортларында гомер итә. Әти-әнисен тәрбияләп соңгы юлга озата. Аның әнисе дә озын гомерле була, 93 яшькә җитә.

Яшь вакытында туганнарына гел ярдәм итеп торган Миңнури әбине якыннары ялгыз калдырмый. Бертуган сеңлесе Хәнифә, икетуган сеңелләре Нәфисә һәм Миннаваль Миңнури әбинең юбилеена зур табын корганнар.

-Апа 26 ел фермада сарыклар карады, ат җигеп фураж ташыды, ир-ат эшен башкарды, - ди сеңелесе Хәнифә. -Шулай да, Аллаһыга шөкер, чирләп больницада ятканы булмады, аяклары авыртса да әкрен генә йөри, туганнарының хәлен белеп тора.

Акулина Прахееваның Чирмешәнгә күчеп килүенә 15 еллап вакыт узган. Чувашстанда үскән Акулина Ивановнага күп кенә яшьтәшләре белән бергә урман кисәргә дә, торф чыгарырга да туры килә. Самара өлкәсендә чирәм җирләр күтәрүдә дә эшли ул. Шунда бер иптәшләре Тадҗикстандагы тормыш турында сөйләп кызыктыра: "Анда виноград урамда үсә, шунда ук кайнар җәймә саталар", - ди. Шулай итеп бер төркем яшьләр җылы якларга эшкә китә.

Акулина Ивановна анда үз ярын таба - үзбәк егетенә кияүгә чыга, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул кызы Зөлфия, кияве Ином Карабаевлар тәрбиясендә яши, бер йортта дүрт буын вәкиле гомер итә. Акулина Ивановнаның ике оныгы, өч оныкчыгы бар. Зур гаилә әбинең юбилеен зурлап билгеләп үтте. Бәйрәмгә күршеләре дә, юбилярның Яңа Элмәледә яшәүче 80 яшьлек сеңелесе дә килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined