Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы экономисты республика бәйгесендә өченче булган

Якташыбыз Виталий Романов экономист – нормировщикларның республика бәйгесендә өченче урын яулаган, Дипломга һәм истәлек бүләгенә лаек булган.

“Сөлчә” җәмгыятендә эшләүче Виталий Васильевичка Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы үткәргән бәйге бүләкләрен республикада шушы көннәрдә узган “Кыр көне”ндә тапшырганнар.

-Моңа бик лаек белгеч ул. Аның өчен горурланып кайттык, - ди әлеге чарада катнашкан икенче бер якташыбыз – район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. – Виталий Васильевич төгәл, үз эшен яхшы белә.

 

- Үз хезмәтеңне ярату мөһим, - ди Виталий Романов үзе. – Бүгенге эшне иртәгә калдырмау, төгәл исәп алып бару яхшы. Мин академияләр бетермәдем, бухгалтерлыкка тәҗрибәле белгечләрдән өйрәндем. Яшь чагымда югары белемле агроном, бухгалтерлык эшендә дә көчле Михаил Родионов остазым булды.

Виталий Васильевич мәктәптә физика һәм математика фәннәрен яратып укыган. Алай да ул, 30 ел стажлы практик булса да, теоретик яктан белемем азрак, ди. “Кыр көне”ндә нәкъ менә аңарда теоретик дәресләр кызыксыну уяткан.

-Бик тәртипле, ышанычлы белгеч ул, - ди Романов турында “Сөлчә” җитәкчесе Хәмзә Хаматов. – Нинди генә йомыш кушма, аны вакытында үти. 

Виталий еш кына, ашыгыч чакта, документларын өенә дә алып кайткалый, эшендә компьютеры бар, өендә – ноутбугы. Аннан соң “Сөлчә” җәмгыятендә санарлык мәгълүматлар да бар бит, җитештерү процессы ел буе тукталмый. Керемнәрне, чыгымнарны вакытында кәгазьдә чагылдырасы, отчетлар бирәсе. Планнар төзисе, хак түлисе, дигәндәй, Романовның буш вакыты юк.

Язмышыдыр, бүген эш белән юанып, ул ялгыз яши. Берничә ел элек Минюри әбисе вафат булган. Йөз яшен дә узып яшәвендә оныгы Виталийның да өлеше бар.

-Әби уңган, үткән, белемле кеше иде, - ди ул. – Әти, сугыш чоры  баласы, нибары ике класс бетергән. Фермада эшләде. Җиде класслы әни исә укымышлы кеше саналды.

 

- Эшемне бәяли беләләр, хезмәт хакы алып торабыз, - ди республика бәйгесе призеры, Яңа Элмәледә яшәүче якташыбыз.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев