Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән генералы

Бу көннәрдә Чирмешән Мемориал үзәгенең архив материаллары тагын бер якташыбыз - чирмешәнлеләр горурланырлык, искиткеч язмышлы шәхес биографиясе белән тулыланды. Бу - Меркулов Юрий Александрович. Ул 1945нче елда Чирмешәндә туган. 1962нче елда Чирмешән урта мәктәбен тәмамлый һәм Ростовтагы Югары команда-инженер училищесының радиоэлектроника факультетына укырга керә. Монда бик яхшы укыган Меркулов Дзержинский...

Бу көннәрдә Чирмешән Мемориал үзәгенең архив материаллары тагын бер якташыбыз - чирмешәнлеләр горурланырлык, искиткеч язмышлы шәхес биографиясе белән тулыланды. Бу - Меркулов Юрий Александрович.

Ул 1945нче елда Чирмешәндә туган. 1962нче елда Чирмешән урта мәктәбен тәмамлый һәм Ростовтагы Югары команда-инженер училищесының радиоэлектроника факультетына укырга керә. Монда бик яхшы укыган Меркулов Дзержинский исемендәге Хәрби Академиянең командалык итү факультетында, ә аннан соң СССР Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби Академиясендә белем ала.
1985нче елда полковник Ю.Меркулов ракета гаскәрләре дивизиясе командиры итеп билгеләнә (Карталы шәһәре). Бу этапта дивизиянең шәхси составы хәрби кизү тору системасын һәм хәрби расчетларның махсус әзерлеген камилләштерә башлый. 1986нчы елны өйрәнүләр базасында күрсәткән осталыклары өчен Меркулов җитәкләгән ракета гаскәрләре дивизиясе СССР Саклану министрлыгының "За мужество и воинскую доблесть" өчен өчен дигән вымпел белән бүләкләнә. Ә инде бер елдан соң полкның ракеталар җибәрү установкасыннан ракета очырыла. Хәрбиләрнең әлеге эшенә бик яхшы бәя куялар. Якташыбыз командалык иткән чорда аның дивизиясе Оренбург ракета гаскәрләре армиясендә гел яхшылар рәтендә була.
1988нче елның февралендә генерал-лейтенант Ю.Меркулов Смоленск армиясенең штаб начальнигы итеп билгеләнә. Намуслы, максатчан, хәрби антына тугрылыклы һәм үз эшенең остасы булуы аркасында Юрий Александрович искиткеч хәрби карьера ясый. Әйтик, ул 1991 нче елдан 1998нче елга кадәр Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының баш оператив идарәсендә идарә начальнигы булып хезмәт итә. Офицер Кораллы Көчләрнең хәрби әзерлеге мәсьәләләре буенча шөгыльләнә, ракета комплекслары төзү программаларын, концепцияләрен эшләүдә, ракета һәм космос гаскәрләренең әле дә сер булып сакланучы бурычларны хәл итүдә катнаша.
Генерал-майор Юрий Меркулов Хәрби фәннәр академиясе профессоры, К.Э.Циалковский исемендәге космонавтика Академиясенең әгъза-корреспонденты, хәрби - космик тематика буенча диссертация яклаган. Дүрт орден (берсе - "Кызыл Йолдыз" ордены) һәм медальләр белән бүләкләнгән. Саклану министрлыгыннан бирелгән күкрәк билгеләрен санап бетергесез.
Якташыбызның туган җирендә утыз елдан артык булганы юк икән. Мин аңа Мәскәүгә шалтыраткач, Юрий Александрович, үзенең тыйнаклыгын күрсәтеп, музей өчен фотоларын, автобиографиясен җибәрергә дә бераз ризалашмыйча торды. "Мин чирмешәнлеләргә зур сәламнар һәм изге теләкләремне юллыйм, - диде ул.-Чирмешәндә узган мәктәп елларын, дусларны, классташларны сагынып искә алам. Үз укытучыларыма, бигрәк тә класс җитәкчесе Клавдия Гордеевна Борисовага һәм беренче укытучым Татьяна Семеновна Токаревага бик рәхмәтлемен. Алар безне тәрбияләү һәм укыту өчен күп көч куйдылар. Мин үземнең кече Ватаным - Чирмешәнне һәрвакыт олы хисләр белән искә алам".
Валентина Захарова.
Чирмешән Мемориал үзәге фәнни хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан