Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән егетенә спортта чыныгу армиядә дә ярап куйган

Чирмешәндә яшәүче Алексей һәм Наталья Наумовларның өендә зур шатлык: уллары Виктор армиядән кайтты. Егет хәрби бурычын намуслы үтәгән, күп санлы Мактау грамоталарына, башка бүләкләргә лаек булган. Улыбызның уңышларына бик сөендек, армия хезмәтендә дә сынатмаячагын да белдек, - ди Викторның әнисе Наталья Александровна. Виктор армиягә бик яхшы физик әзерлек белән киткән....

Чирмешәндә яшәүче Алексей һәм Наталья Наумовларның өендә зур шатлык: уллары Виктор армиядән кайтты. Егет хәрби бурычын намуслы үтәгән, күп санлы Мактау грамоталарына, башка бүләкләргә лаек булган.

Улыбызның уңышларына бик сөендек, армия хезмәтендә дә сынатмаячагын да белдек, - ди Викторның әнисе Наталья Александровна.
Виктор армиягә бик яхшы физик әзерлек белән киткән. 2нче Чирмешән мәктәбендә укыганда көрәш секциясенә йөргән, район һәм республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулаган. Егетнең спорттагы уңышлары турында район газетасы да еш кына язган.
Виктор Уралда, эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән, корал мастерское мастер-гальванигы белгечлеге алган. "Хезмәт вакытында улыгыз үз вазифаларын үрнәк итеп башкарды, җәмәгать эшендә дә актив катнашты. Шундый ул тәрбияләгәнегез өчен хәрби часть командованиесе сезгә зур рәхмәт белдерә," диелгән часть командирыннан килгән Рәхмәт хатында.
Спортта чыныгу алу Викторга "граҗданка"да да барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы спорт Наумов