Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә кызы Чирмешәндә фатирлы булган

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү республика программасы кысаларында 2023 елда 15 райондашыбыз тораклы булды. 10 кешегә Чирмешәндә фатир, өчесенә аерым йорт, Казанда һәм Яр Чаллыда ике райондашыбызга фатир бирделәр.

- Бүгенге көнгә шундый 24 якташыбыз торакка чиратта тора. 18 яше тулган ятим балаларны чиратка куябыз, - диде район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Хуҗиханова.

Алда язганча, 10 ятим балага Чирмешәннең Юл урамында төзелгән күпфатирлы йорттан торак бирелде. Бәркәтә авылыннан Энҗе Әхмәтҗановага (Билялова) да шул йорттан фатир ачкычы тапшырдылар.

- Бу безгә Яңа ел алдыннан зур бүләк булды. 41 квадрат метрлы, ике балконлы фатирыбызга февраль аенда күчәргә җыенабыз, әле җиһазлар килеп бетмәгән. Фатирда җылы, һәр хуҗаның үз җылыту миче булу да бик уңайлы, газ плитәсе куелган, санузел да җиһазландырылган, - ди Энҗе Илфат кызы. – Торак алуда ярдәм иткән район җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Ятим кыз һәм аның ике энесе әбисе (инде мәрхүмә) белән бабасы тәрбиясендә үскәннәр. Энҗегә 24 яшь, үз торагын алты елга якын көткән. Энеләре дә чиртатта торалар.

Энҗе авылдашы Ренат Әхмәтҗановка тормышка чыккан, аларның уллары Айзатка бер яшь тә өч ай.  Якташыбыз әлегә декрет ялында. Әлмәт шәһәрендә тәрбияче һөнәре үзләштереп, Чирмешәндә “Ландыш” балалар бакчасында эшләгән. Хәзерге вакытта читтән торып югары белем ала.

Яшь гаилә әлегә Бәркәтәдә төп йортта яши. Озакламый алар үз куышларына күчәрләр. Әхмәтҗановларның шатлыкларын уртаклашырга “Орион” яшьләр үзәге хезмәткәрләре дә килгән, яшь гаиләне котлап бүләк тапшырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйм!