Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Законсыз төстә поши аткан өчен Чирмешән районы кешесенә җавап тотарга туры киләчәк

01 135нче янгын часте диспетчерлары хәбәр итүенчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 02 Район полиция бүлекчәсенә үткән атнада 40 хәбәр кабул ителгән. Ике юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, матди зыян бар. Законсыз төстә поши аткан өчен 40 яшьлек Лагерка кешесенә җавап тотарга туры киләчәк. Күтәмәдә яшәүче берәүнең "Саклык банкы"...

01 135нче янгын часте диспетчерлары хәбәр итүенчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән.


02 Район полиция бүлекчәсенә үткән атнада 40 хәбәр кабул ителгән.

Ике юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, матди зыян бар.

Законсыз төстә поши аткан өчен 40 яшьлек Лагерка кешесенә җавап тотарга туры киләчәк.

Күтәмәдә яшәүче берәүнең "Саклык банкы" картасыннан 15 мең, ә чирмешәнле хатын-кызның "Ак Барс" банк картасыннан 11550 сум акча урлаганнар. Тикшерү бара.

Нурлат-Кузай юлында Яр Чаллы кешесенең машинасын тикшергәндә спиртлы эчемлек тутырылган акциз маркасыз 50 пластик шешә табылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 81 кешене ачыклаган. Берсе транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 17 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән ял көннәрендә тәүлеккә уртача 20дән күбрәк чакырту кергән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, ике көндә 10 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. Аларның күпчелеге тайгак юлларда килеп чыккан. ОРВИ белән чирләүчеләр дә кимеми.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 30 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined