Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Йорт салырга колхоз булыша

Бүгенге заманда яңа йорт салу ай-һай кыен, моңа бик күп акча, көч тә кирәк. "Кади" җәмгыяте, шөкер, андыйларның хәленә керә, бу эшне башлаучыларга, үз эшчеләренә гел булышлык күрсәтә. Яңа Кадида нәкъ күмәк хуҗалык ярдәме белән, тракторчы Ринат Мортазиннар булачак өйләренең стеналарын күтәргәннәр. Иске Кадида сыерлар көтүче Җәлил әхмәтҗановлар да яңа...

Бүгенге заманда яңа йорт салу ай-һай кыен, моңа бик күп акча, көч тә кирәк. "Кади" җәмгыяте, шөкер, андыйларның хәленә керә, бу эшне башлаучыларга, үз эшчеләренә гел булышлык күрсәтә.


Яңа Кадида нәкъ күмәк хуҗалык ярдәме белән, тракторчы Ринат Мортазиннар булачак өйләренең стеналарын күтәргәннәр.

Иске Кадида сыерлар көтүче Җәлил әхмәтҗановлар да яңа өй төзергә ниятләгәннәр. Төзелешнең зур өлешен быел башкармакчылар. "Кади" җәмгыяте аларга төзелеш материаллары, цемент та алып бирә.

Яңа Кадида электрчы Әхтәм Кәлимуллин да күмәк хуҗалык ярдәменә таяна, өй төзүдә колхоз ярдәме бик ярап куйган.

- Күмәк хуҗалыгыбызда эшләүче уңганнарыбыз, кирәкле белгечләр мондый ярдәмгә мохтаҗ да, лаек та,- ди "Кади" җитәкчесе Рәдис Камалов. - Авылда яңа өй салучылар булуга мин үзем дә бик сөенәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешђн күмәк хуҗалык ярдәме