Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яхшы укытыр өчен яхшы шартлар кирәк

Район мәктәпләре яңа уку елына әзерме? Мәгариф хезмәткәрләрен нинди проблемалар борчый? Яңа уку елы алдыннан, район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов белән үткәргән әңгәмә вакытында без бу һәм башка сорауларга җавап алырга тырыштык. - Хаммәткамил Шамилович, яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Мәктәпләребез балаларны кабул итәргә әзерме? - Нигездә,...

Район мәктәпләре яңа уку елына әзерме? Мәгариф хезмәткәрләрен нинди проблемалар борчый? Яңа уку елы алдыннан, район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов белән үткәргән әңгәмә вакытында без бу һәм башка сорауларга җавап алырга тырыштык.

- Хаммәткамил Шамилович, яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Мәктәпләребез балаларны кабул итәргә әзерме?
- Нигездә, әзер дип була. Моны махсус комиссия дә тикшереп чыкты. Иске Кади, Югары Кәминкә, Әккәрәй, Түбән Кармалка, Лагерка мәктәпләрен яхшы яктан билгеләп үтәсе килә. Дөрес, вак-төяк эшләр бар әле, әмма аларны 1 сентябрьгә бетерербез дип уйлыйм. Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә республика программасы буенча капиталь ремонт тәмамланып килә. Югары Кәминкә мәктәбендә дә, нефтьчеләр ярдәме белән, зур ремонт үткәрелде.
Ульяновка мәктәбендә ремонт "Каршылыксыз мохит" программасы нигезендә башкарылды. Болардан тыш, быел кайбер мәктәпләрнең җылылык трассаларын ремонтлау каралган. Ягу сезоны башланганчы, бу эшләр дә төгәлләнергә тиеш.
- Оптимальләштерү программасы безнең район мәктәпләренә быел да кагылачакмы?
- Кызганычка каршы, авылларда елдан-ел балалар саны кими бара. Әйтик, узган елны районда 207 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде ( 2011дә 211 иде), ә быел беренче класска 170кә якын гына бала килүе көтелә. Түбән Чегодай, Сосновка, Яшәүче, Югары Чегодай авылларында беренче класска килүчеләр юк. Түбән Кармалка, Әмир, Девичья Поляна, Яңа Элмәле, Иске Котыш, Иске Үтәмеш мәктәпләренә беренче класска 1әр бала килә.
Быел Иске Котыш, Утыз Имән, Кармыш, Шешминка урта мәктәпләре төп мәктәпләр итеп калдырылачак. Сәбәбе һаман шул - аларда укучылар аз.
Башлангыч мәктәпләрдә зур үзгәрешләр булмаячак. Югары Чегодай башлангыч мәктәбе Чирмешән лицееның филиалы була. Түбән Чегодайда бер балага бер укытучы белем бирәчәк, ләкин без бу мәктәпне ябарга уйламыйбыз.
Мәктәпләрнең ябылуы яңа - балаларны авылдан-авылга йөртү мәсьәләсен тудыра. Бүген безнең 13 мәктәп автобусы бар, тагын берсе кайтырга тиеш.
Әмма монда да проблемалар бар. Мәсәлән, Красная Полянадан Иске Котышка - 3, Кызыл Чишмәдән Утыз Имәнгә 6 бала йөри. Бу авыллар арасында юллар бик начар хәлдә.
- Кадрлар мәсьәләсе ничек тора. Укытучыларга ихтыяҗ бармы?
- Нигездә, мәктәпләр педагоглар белән тәэмин ителгән. Бүген Түбән Кармалка мәктәбенә - химия һәм физкультура, Түбән Кәминкәгә - инглиз теле, Чирмешән лицеена математика укытучысы кирәк. Быел районга дүрт яшь укытучы эшкә кайтты.
Районда мәгариф өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр хакында киләсе атнада, 23 августта узачак укытучылар конференциясендә җитди сөйләшү, киңәш тоту булачак.
- Хаммәткамил Шамилович, килешәсездер, бүген укытучының эше мәктәпнең материаль-техник базасына да бәйле.
- Килешәм. Соңгы елларда мәктәпләрне җиһазлар белән республика үзәкләштерелгән рәвештә тәэмин итә. Бу яктан проблемалар юк. Мәктәпләргә фән кабинетлары, аерым җиһазлар, спорт инвентаре кайтты һәм кайтып тора.
Һәр мәктәптә янгын сигнализациясе урнаштырылган. Лашман, Күтәмә, Ульяновка, Югары Кәминкә мәктәпләрендә видеокүзәтү камералары урнаштырылды. Якын арада алар 1нче һәм 2нче Чирмешән мәктәпләрендә һәм Чирмешән лицеенда да куелачак.
- Тагын бер мөһим сорау: яңа уку елында балаларның туклануы ничек оештырылачак?
- Монда сизелерлек үзгәреш юк. Дәүләт бер көнгә, бер балага, 5 сум 20 тиен акча бүлеп бирә. Башлангычлардан кала, анда да балаларны чәй эчертәләр, барлык мәктәпләрдә дә ашханәләр эшләп тора, барысы да кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Аларда укучыларга кайнар аш әзерлиләр. Менюны мәктәп яны участокларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә исәбенә төрләндерергә тырышалар. Ата-аналардан да акча җыярга мөмкин, әмма бу мәсьәлә ата-аналарның гомуми җыелышында каралырга тиеш. Сүз уңаеннан, китаплар алуга да ата-аналардан акча җыю законга каршы килә. Мәктәпләргә китаплар программа нигезендә һәм җитәрлек күләмдә кайта.
- Бердәм дәүләт имтиханнары турында да бер-ике сүз әйтмәссезме?
- Бу яктан, дөресен әйтик, район яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмый шул. Күрсәткечләребез республиканыкыннан түбәнрәк. Быел Күтәмә, Әккәрәй мәктәпләре бу өлкәдә яхшы эшләделәр, укучылары имтиханнарда югары баллар җыеп алдылар.
- Киләчәккә планнарыгызны да беләсе килә.
- 2014 елда Бәркәтә һәм Иске Үтәмеш мәктәпләрендә республика программасы нигезендә капиталь ремонт булачак.
- Ульяновка мәктәбендә, Чирмешәннең 1нче һәм Ивашкино балалар бакчаларында да зур ремонт үткәрергә планлаштырабыз. Бөтен мәктәпләрдә бина эчендә санузел булырга тиеш. Безнең 12 мәктәптә бу мәсьәләне хәл итәсе калды.
Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасын яңа урынга күчерү һәм тагын бер яңа бакча ачу күздә тотыла. Моның өчен элеккеге "Татфондбанк" һәм санэпидкүзәтчелек үзәген үзгәртеп корырга план бар.
Ульяновкада балалар бакчасы бик кирәк, ә Девичья Полянада һәм Әмирдә мәктәп биналары нык искерде, аларда яңа күпфункцияле үзәкләр төзү турында сүз бара. Бу мәсьәләләр буенча республика җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать иттек.
Әңгәмәне Гөлсирә Шәрифуллина үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Тиздән – яңа уку елы