Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа уку елына – зур бүләк

Быел Әккәрәй балалары өчен 1 сентябрь көне икеләтә бәйрәм булачак. Белем көнендә аларны капиталь төзекләндерүдән соң бөтенләй яңа төс алган мәктәп бинасы каршы алачак. 1972нче елда төзелгән мәктәпкә ел да агымдагы ремонт ясалса да, ул нык таушалган бинага әллә ни ярдәм итә алмаган. "Мәктәпнең капиталь ремонт республика программасына кертелүенә без...

Быел Әккәрәй балалары өчен 1 сентябрь көне икеләтә бәйрәм булачак. Белем көнендә аларны капиталь төзекләндерүдән соң бөтенләй яңа төс алган мәктәп бинасы каршы алачак.


1972нче елда төзелгән мәктәпкә ел да агымдагы ремонт ясалса да, ул нык таушалган бинага әллә ни ярдәм итә алмаган.

"Мәктәпнең капиталь ремонт республика программасына кертелүенә без бик сөендек, - ди мәктәп директоры Вячеслав Трофимов. - Бүген монда 10 миллион сумга якын бәяле эш күләме башкарылды. 4 миллион 500 мең сум акча республикадан бирелсә, 5 миллион сумны район бюджетыннан алабыз. Мәктәп бинасының түбәсен яңарттылар, тәрәзәләр, ишекләр, идәннәрне алмаштырдылар. Су һәм канализация линияләре суздылар, янкорма төзеп, санузел ясадылар. Элек аерым урнашкан ашханә дә мәктәп бинасына күчерелде. Яңа җиһазлар, мебель кайтарылды. Әле тагын спорт җиһазлары да кайтартылырга тиеш.

Агарту, буяу эшләрен дә төзүчеләр үзләре башкарып чыктылар. Форсаттан файдаланып, аларга да рәхмәт сүзләре җиткерәбез".

Сүз уңаеннан, яңа уку елында мәктәптә 97 укучы белем алачак. 1нче класска 10 бала килүе көтелә. Мәктәптә 20 укытучы хезмәт куя, барысы да югары белемле. Директор сүзләре буенча, биредә кадрлар белән проблема юк, барлык фәннәрдән дә укытучылар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined капиталь төзекләндерү