Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Узган көзге-кышкы чорда янгын Чирмешәндә биш корылманы юк иткән

Көндез җылы булса да, бу арада төннәрен өйләребез ярыйсы ук суынып өлгерә. Хәтта җәен “ял иткән” мичләрне дә кабызгалап алырга туры килгәләде. Җылы рәхәт инде, тик көзгә керер алдыннан мичләрне, морҗаларны кабат карап, тикшереп чыгу зарур.

Белгечләрнең бу хакта искә төшерүләре тикмәгә түгел, чөнки ягу сезоны башлану белән һәр елны янгыннар артуы күзәтелә икән. Районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин әйтүенчә, безнең районда узган 2017-2018 ягу сезонында, ягъни көзге-кышкы чорда шундый 8 очрак теркәлгән. Анда бер кеше зыян күргән, “кызыл әтәч” 5 корылманы юкка чыгарган, 3 сенә зыян салган. Ут казаларының өчесе - мичләрдән, морҗалардан, икесе электр үткәргечләрдән чыккан, өч очракта янгыннар сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Узган көзге-кышкы чорда янгыннар Мордва Афонькәсе, Лагерка, Шешминка, Иске Элмәле, Иске Үтәмеш, Яңа Элмәле, Лашман авылларында, район үзәге - Чирмешәндә булган.

Янгын күзәтчелеге белгечләре көзге-кышкы ягу сезоны алдыннан түбәндәге таләпләрне үтәү мөһимлеге хакында искәртә:

-морҗаларны корымнан чистартырга, ярылган-тишелгән урыннары булса, аларны балчык белән сылап чыгарга;

-мичләрне кабызганда газ исе килмиме - ис чыккан икән, бүлмәдә шырпы сызарга, электр утын кабызырга яки сүндерергә ярамый;

-стандарт булмаган электр мичләреннән, җиһазларыннан файдаланмаска;

-розеткаларны кыздырмас өчен, аларга берьюлы берничә прибор тоташтырмаска киңәш ителә;

Чүп-чар, сабак, салам яндырырга ярамавы хакында инде бер генә язуыбыз түгел. Әлеге кагыйдәне бозган өчен административ җаваплылык каралган.

Янгын чыкса, “01”, ”112” телефон номерлары буенча шалтыратыгыз.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев