Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкадан Елистратовлар гаиләсендә кабак - кадерле ризык

Елистратовларның сыерлары кышын да мул сөт биреп сөендерер, аларга машина-машина азык чөгендере, кабак үстергәннәр. -Быел кабакны элеккеге еллардагыдан күбрәк урында чәчтек, - ди Надежда Елистратова. -Орлыгын үзебез әзерләдек. Кабакның эше азрак, агу сиптерәсе, корт җыя­сы түгел, чүбен утый алсаң, шул җитә. Чөгендер, һава торышы килешеп бетмәде бугай, ваграк, әмма күп....

Елистратовларның сыерлары кышын да мул сөт биреп сөендерер, аларга машина-машина азык чөгендере, кабак үстергәннәр.

-Быел кабакны элеккеге еллардагыдан күбрәк урында чәчтек, - ди Надежда Елистратова. -Орлыгын үзебез әзерләдек. Кабакның эше азрак, агу сиптерәсе, корт җыя­сы түгел, чүбен утый алсаң, шул җитә. Чөгендер, һава торышы килешеп бетмәде бугай, ваграк, әмма күп. Кышның "авызы" зур, барын да ашатып бетерербез. Үзебез чабып, печән дә хәстәрләдек.

Алар ике сыер, ике дуңгыз асрыйлар.

-Сыерсыз булмый авылда, - ди Надежда Валентиновна. -Җәйге айларда сөт сатудан уртача 7 мең сум акча - яхшы керем.

Бәрәңге дә уңган Елистратовларда. Быел аны мотоблок белән чәчкәннәр, төбен дә шушы аппарат ярдәмендә өйгәннәр. Ансат, тиз.

-Бу гаиләдә һәркемгә эш җитә. Килененә кайнанасы, ире, балалары гел булышып торалар. Быел җәй мәшәкатьлерәк булган - абзарларын яңарталар. Үзләренең УАЗлары бар икән, ул күп эштә кирәкле, кулай техника.

Надежда Валентиновнаның бу көннәрдә буш вакыты аз, киләсе елга матбугатка яздыралар. Ульяновка элемтә бүлекчәсе начальнигы ул. Үз эшендә гел алдынгы.

Безнең сайтта укыгыз:

Иске Элмәле укытучысы Алевтина Тузова үз һөнәренә гашыйк

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17570

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ульяновка гаиләсендә кабак кадерле ризык Елистратовлар Надежда Валентиновна