Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Туймәт әбиләренә 90 яшь тулган

Бер ай эчендә Туймәт авылының ике өлкән кешесе 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Район җитәкчеләре Кәримә Вәлиева һәм Гөлҗәмилә Әсәдуллиналарны өйләренә килеп гомер бәйрәмнәре белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

90 яшен тутырган Кәримә апа Вәлиеваның, күз тимәсен, колагы бераз сагайса да, хәтере яхшы. Өй эчендә йөреп тора, йорт тирәсенә дә чыгып керә. Улы Тәлгать һәм килене Фәридә тәрбиясендә гомер итә ул. Кәримә апа 27 ел каенанасын тәрбияләгән, инде 31 ел килене белән аңлашып яшиләр.

Якташыбыз гомер буе колхозда хезмәт куя, гектарлап чөгендер эшкәртә.

Кәримә апа ире Габдерәхим белән 63 ел гомер итәләр, кызганыч, иренең якты дөньядан киткәненә өч ел була. Алар 7 бала: биш ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да үзләре кебек авыл җанлы булып үсә, ике кызлары һәм ике уллары авылда төпләнә.

Кәримә Мифтах кызының 16 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Юбилярның олы баласына – 64, иң кечесенә 50 яшь тулган.

Гөлҗәмилә апа Әсәдуллинаның юбилеенда да төп йортка кунаклар күп кайтты, өч улы, өч килене, тугыз оныгы зур табын артында җыелдылар.

Түбән Кәминкә кызы Туймәт егете Шамил белән гаилә корып дүрт ул үстерәләр. Кызганыч, Шамил абый гына дөньядан иртә китә, әни кешегә бер улын да җирләргә туры килгән.

Гөлҗәмилә апа гомере буе колхоз эшендә була, фермада да эшли, салам да өя, хәтта, тегермән дә тарттыра. Кичләрен тегү машинасы артына утыра, кая ямарга, кайсын кыскартырга, барын да башкара. Бүген инде якташыбызның тегү машинасы тик тора. Исәнлеге бераз сынатса да, Гөлҗәмилә әби намазын калдырмый. Юбиляр улы Рәшит, килене Мәдинә тәрбиясендә яши. Уллары, киленнәре, онык-оныкчыклары төп йортта еш кунак булалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев