Туган җирдә су да тәмле
Бүген Шешминка авыл җирлегендә, Нагай поселогында нибары бер йортта бер гаилә гомер кичерә. Кайчандыр монда 32 йорт булган. - Без монда тайгада сыман - дип шаяртып каршы алдылар мине Надежда һәм Павел Юриннар. - Казларыбызны аучылар атып китте. Бер елны төлкеләр тавыкларыбызны ташып бетерделәр. Быел Надежда Александровнага һәм Павел Сергеевичка...
Бүген Шешминка авыл җирлегендә, Нагай поселогында нибары бер йортта бер гаилә гомер кичерә. Кайчандыр монда 32 йорт булган.
- Без монда тайгада сыман - дип шаяртып каршы алдылар мине Надежда һәм Павел Юриннар. - Казларыбызны аучылар атып китте. Бер елны төлкеләр тавыкларыбызны ташып бетерделәр.
Быел Надежда Александровнага һәм Павел Сергеевичка да 80 яшь тула икән. Алар 60 елдан артык элек гаилә корганнар һәм шуннан бирле Нагай поселогында яшиләр.
Юриннарның йорты йөзек кашы кебек, ерактан ук күренеп тора.
Елның кайсы вакытында килсәң дә, өй тирәләрендә чисталык хөкем сөрә.
Без барганда да хуҗалар йортларын җыештыралар иде. Алар белән яшәүче төпчек уллары Александр да шунда, бүген аның ял көне икән.
Кайбер урыннарда кар да әле эреп бетмәгән, ә алар йорт тирәсен, бакчаларны җыештырып та куйганнар.
Байтак кына умарта оясы да тышта урын алган.
- Гомерем буе умартачы булып эшләдем,- ди хуҗабикә. - Хәзер инде исәнлегем дә әллә ни түгел, аякларым авырта, йөрергә авыр, шулай да бу шөгыльне ташлыйсым килми. Шулар, кортлар арасында йөреп, күңел тынычлыгы табам.
18 яшендә Андреевка кызы Надя Нагайга килен булып төшә. Каенанасы аны умартачылык серләренә өйрәтә.
(Андреевкада совхоз оешып, умартачылык белән шөгыльләнә башлагач, Надежда Александровнаны да монда эшкә чакыралар. Ул озак еллар бу хуҗалыкта хезмәт куя. Һәрвакыт алдынгылар сафында була. Павел Сергеевич та гомере буе колхозда, совхозда эшли, бригадир, управляющий вазифаларын башкара.
Нагай поселогында 60-70нче елларда тормыш гөрләп тора. Авылда кибет эшли. Шешминка, Андреевка мәктәпләренә 30 дан артык бала йөреп укый. Халык күпләп мал асрый.
Шешминка фермасында бер елны савым сыерлары 400гә җитә, ә Андреевкадагы сарык фермасында 5 мең сарык исәпләнә. Бүген колхозда терлекләр саны берничә дистә генә.
Колхоз тарала башлагач, Нагайда да елдан-ел буш йортлар саны арта бара. Яшьләр шәһәргә китеп урнашалар.
Юриннарның да биш баласы авылдан читкә китәләр.
1988нче елны Юриннарда янгын чыгып, йортлары янып бетә. Ярый әле мунчалары, каралты-куралары өйдән читтәрәк төзелгән. Ул вакытта поселокта сигез генә гаилә калган була.
Балалары әти-әниләрен Чирмешәндә йорт төзергә кыстыйлар, әмма алар үз нигезләрендә яңа өй коралар һәм шунда яшәүләрен дәвам итәләр.
Нагайда челтәр газы юк. Юриннар өйләрен утын ягып җылыталар, аны сатып алалар. Йортларында гына кое бар, суы бик тәмле икән.
Атнага ике тапкыр хат ташучы газеталар китерә. Хуҗалар "Безнең Чирмешән" һәм "Республика Татарстан" газеталарын алдыралар.
- Район газетасын бик яратып укыйбыз. Бөтен яңалыкны шуннан белеп торабыз,- диләр әңгәмәдәшләрем. - Алайса күрше Шешминкада нәрсә булганын белмичә дә калабыз.
- Кешеләрдән аерым, читтә яшәргә уңайсыздыр? - дим Надежда Александровнага.
- Без моңа күнектек кебек, - дип җавап бирде ул. - Билгеле, аралашып яшәү ансатрак инде. Картайдык, исәнлек юк. Ярый әле балалар, оныклар еш кайтып йөриләр. Алар бөтен эшебезне башкарып китәләр. Безне дә үзләренә чакыралар.
Каядыр китәсебез килми шул.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев