Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Төлкеләр Түбән Кәминкә тавыкларына һөҗүм итә

Түбән Кәминкә авылы урамнарында көпә-көндез төлкеләр йөри. Бер төлке Илдус Җиһаншиннар йортында 10 тавыкны буып чыккан.

-Яз көне генә 15 яшь тавык сатып алган идек, бик жәл булды, - диләр хуҗалар.

Мондый очрак Түбән Кәминкәдә беренче генә түгел, төлкеләр байтак йортка зыян салган. Төлкеләрнең азуы, авыл урамнарында йөрүләре турында башка авыллар халкыннан да ишеткән бар.

Зыян күрүчеләр проблеманы чишү юллары эзләп редакциягә шалтырата, авыл җирлекләре Советларына һәм башкарма комитетларына да мөрәҗәгатҗ итәләр.

-Дөрестән дә, бездә андый проблема бар, якын көннәрдә төлкеләрне  аулау, агулау чараралы күрергә тырышабыз. Сүз уңаеннан, быел ике авылда барысы хуҗасыз, кыргый 22 этне юк иткән идек, - диде бу уңайдан Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев