Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Сөйләдек тә, җырладык та татар телендә генә

    Әрмән кызы Роза Мхитарянның бик матур, дөрес, саф әдәби телдә, интонацияле итеп, ятлап түгел, аңлап татарча сөйләшүенә таң калырлык. Аның "Мин татарча сөйләшәм!" район бәйгесендә, өлкәннәр төркемендә беренче урын алуы бәйгегә әзерләгән җитәкче-укытучысы Мөслимә Гайнетдиновага да дәрәҗә өсти. "Без өйдә әрмәнчә сөйләшәбез. Татарстанда яшәп, татар телен белү дә кирәк дип...

    Әрмән кызы Роза Мхитарянның бик матур, дөрес, саф әдәби телдә, интонацияле итеп, ятлап түгел, аңлап татарча сөйләшүенә таң калырлык. Аның "Мин татарча сөйләшәм!" район бәйгесендә, өлкәннәр төркемендә беренче урын алуы бәйгегә әзерләгән җитәкче-укытучысы Мөслимә Гайнетдиновага да дәрәҗә өсти.


    "Без өйдә әрмәнчә сөйләшәбез. Татарстанда яшәп, татар телен белү дә кирәк дип саныйм, бу телне кызыксынып өйрәнәм,- ди Роза. - Еш кына татар музыкасын тыңлыйм, дусларым арасында татар кызлары бар. Шуңа күрә телем тиз шомара".

    Акыллы, төпле, тәрбияле кеше сүзләре. Әти-әнисе телен белмәүче татар балалары менә кемнәрдән үрнәк алырга тиеш.

    "Мин татарча сөйләшәм!" инде бишенче ел рәттән үткәрелде. Быелгысында, балалар сәнгать мәктәбе базасында оештырылганында 108 укучы һәм укытучы көч сынашты. Ундүрт мәктәптән килгән командаларның һәркайсында татарчалары бик яхшылар бик күп. Үткән еллардагыдан алга китеш күренеп тора: ярышучылар сәхнәгә бернинди кәгазь-фәләнсез чыгып сөйләделәр, җырладылар, инсценировкаларда үзләренең осталыкларын раслый белделәр.

    Быелгы бәйгенең темасы экология, табигать, туган як белән бәйле иде. Бу тема тулы ачылды кебек.

    Һәр бәйгедән ниндидер яңалык, үзенчәлек көтәсең. Монысында Иске Үтәмеш мәктәбе укучылары нык сөендерде. Бу мәктәпкә Иске Сережкинодан килеп белем алучы егетләр һәм кызлар - бүгенге ярышта беренче генә тапкыр катнашучылар оригиналь, эчтәлекле чыгыш тәкъдим иттеләр. Иң мөһиме - бик оста итеп татарча сөйләделәр. Барысы да! Ә Ивашкино мәктәбе командасы барысын да уздырды - мәктәпләр арасында беренче урынны алды, бәйгенең җиңүчесе булды. Бик көчлеләр. Сөйләмнәрендә акцентның әсәре дә юк. Ольга Макарова, мәсәлән, татарча шундый моңлы итеп җырлый, аны чуваш кызы дип һич уйламассың. Ивашкинолыларның сыйфатлы чыгышы да, билгеле, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Яманованың үз эшен яхшы белүен, чын педагог булуын, иҗади осталыгын раслый.

    Кадет интернат-мәктәбе дә зур бәйгегә зурдан кубып әзерләнгән, бик кыска арада бик эчтәлекле программа эшләп өлгергәннәр. Чирмешән лицее ел саен яңа составта килә, һәм ел саен сыйфатлы программа күрсәтә. Түбән Кармалка һәм 2нче Чирмешән мәктәбе командалары да - башкаларга җитди көндәшләр.

    "Мин татарча сөйләшәм!"нең быелгысын да район газетасы редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге, мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк бергәләп оештырдылар.

    Алда язылганча, "Мин татарча сөйләшәм!"нең 2013нче ел бәйгесендә Ивашкино мәктәбе - җиңүче, беренче дәрәҗә Диплом һәм бүләк иясе. Чирмешән мәктәп-интернаты һәм 1нче Чирмешән мәктәбе - икенче, Чирмешән лицее һәм Иске Үтәмеш мәктәбе -өченчеләр.

    Укучылар арасында, өлкәннәр төркемендә җиңүчеләр менә кемнәр:

    Роза Мхитарян (1нче Чирмешән мәктәбе) - беренче, Ольга Макарова (Ивашкино) - икенче, Анна Ермишова (Иске Үтәмеш) - өченче.

    Урта төркемдә: Юлия Лазарева (2нче Чирмешән мәктәбе) җиңүче булды. Анатолий Гордеев (Лагерка) һәм Татьяна Козынбаева (Түбән Кармалка) - икенче, Ксения Сидорова (Шеминка) - өченче урын ияләре.

    Кече төркемдә төп бүләкне Шешминкадан Валентина Сырукина алды. Әккәрәй мәктәбе укучысы Ольга Чанина - икенче, Андрей Тимофеев (Чирмешән кадет-интернат мәктәбе) - өченче урында.

    Балалар бакчаларында аларга лаеклы алмаш үсә. Без бәләкәйләр дип тормаганнар, чагыштырмача зур программалар белән килгәннәр. Чирмешәндәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче рус, чуваш, мордва балаларының, әти-әниләрнең, укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең татар теленә хөрмәте сүрелмәсен иде. Күп тел белү - байлык.

    Инде балалар бакчалары арасында җиңүчеләрне дә белдерик. Быел "Ландыш" һәм "Чишмәкәй" -беренчеләр, "Каенкай" - икенче, "Ромашка" - өченче урында.

    Бүген укытучылар да көч сынашты. Түбән Кармалкадан Елена Чернышова "Шүрәле" ролендә бирелеп, образга кереп уйнады, татарча сирәгрәк кулланылучы, катлаулырак сүзләрне дә дөрес әйтеп сөйләде. Жюри аны укытучылар өчен аерым номинациядә җиңүче дип тапты. Чирмешән лицееннан Марина Кандрова, Әккәрәйдән Людмила Калмыковалар татар телен яхшы белүләрен җыр аша дәлилләделәр. Дебютлары уңышлы килеп чыкты: алар икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

    "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесендә җиңгән укучыларга һәм укытучыларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды, урын алмаганнар да бүләксез китмәде. Бәйге чыгымнарын күтәргән Миндар һәм Фазыл Әгъләмовларга рәхмәт, Әмирдә туган, бүген Сургутта яшәүче, хәлле, игелекле әлеге эшкуарлар инде биш ел рәттән рус, чуваш, мордва, әрмән, әзәрбайҗан һәм башка милләт балаларын зур алышта сынарга, танылырга форсат тудыралар, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, кулланылыш даирәсен киңәйтү өчен тырышалар.

    Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

    Бәйрәмнән күбрәк фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: