Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сабыйларны сөендерик

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга булышу матур гадәткә әверелде. Быел да әлеге хәйрия акциясе уңаеннан районда төрле чаралар үткәрү планлаштырыла, Мәсәлән хәйрия марафоны, концертлар оештыру күздә тотыла. Бу чарада катнашып, һәркем үз өлешен кертә ала. Балаларга уку кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары алуда шәхси...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга булышу матур гадәткә әверелде.

Быел да әлеге хәйрия акциясе уңаеннан районда төрле чаралар үткәрү планлаштырыла, Мәсәлән хәйрия марафоны, концертлар оештыру күздә тотыла.
Бу чарада катнашып, һәркем үз өлешен кертә ала. Балаларга уку кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары алуда шәхси эшмәкәрләр, дәүләт учреждениеләре дә ярдәм кулы сузалар.
Әйтик, Ульяновкадан бертуган Прокофьевлар, Чирмешәннән Булат Латыйпов һәм башкалар бу изге эштән беркайчан да читтә калмыйлар.
Сабыйларны кирәкле әйберләр белән тәэмин итү максатыннан, соңгы елларда районда лотерея билетлары сату да оештырылды. Узган елны бер мең билет сатылып, 50 мең сум акча тупланган. Ул акчалар 1нче класска баручыларга бүләкләр - мәктәп әсбаплары тутырылган портфельләр алынган.
Сүз уңаеннан, быел беренче классларга 200гә якын бала керәчәк, шуларның 70кә якыны ярдәмгә мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Черемш