Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Чирмешән районы сайлаучылары белән элемтәләрне ныгыта

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Чирмешән районы сайлаучылары белән кабат очрашты, аларның гозерләрен тыңлады. Бу юлы аңа 13 чирмешәнле мөрәҗәгать итте. Сайлаулардан соң Айрат Хәйруллинның безнең районда инде өченче тапкыр гражданнарны кабул итүе. Очрашуга - кабул итүгә килүчеләрдән күпчелегенең халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүе. Утыз Имән һәм Лашман авылларында урам...

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Чирмешән районы сайлаучылары белән кабат очрашты, аларның гозерләрен тыңлады. Бу юлы аңа 13 чирмешәнле мөрәҗәгать итте. Сайлаулардан соң Айрат Хәйруллинның безнең районда инде өченче тапкыр гражданнарны кабул итүе.


Очрашуга - кабул итүгә килүчеләрдән күпчелегенең халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүе. Утыз Имән һәм Лашман авылларында урам юлларын норматив хәлгә китерүне, Бәркәтә авылындагы күперне ясап бетерүне, Элмәле буасын ремонтлауда ярдәм дә сорадылар. Шешминкалылар чиркәүләрен төзекләндереп бетерергә тели. Әккәрәйлеләр дә тарихи урыннарын һәм зиратны тәртипкә китерү теләге белән янып йөриләр. Яшәүче халкы депутат янына авыл бәйрәмен уздыруда матди ярдәм күрсәтә алмасмы дип килгән. Айрат Хәйруллин гражданнарның гозерләрен игътибар белән тыңлады, кайбер авылларга барып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күрергә теләвен, һәр проблеманы өйрәнеп, аларны чишү юлларын табарга тырышачагын белдерде.

Матди ярдәм сорап килгән - мөмкинлеге чикле бер якташыбызның гозеренә уңай җавап бирелде дә, ул канәгатьләндереләчәк. Ятим бала үзе генә хәл итә алмаган торак проблемасы белән килгән. Депутат моның белән конкрет шөгыльләнергә, ярдәм итү юлларын табарга ышандырды.

Әлеге очрашуда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кайбер мәсьәләләрне чишүне үз өстенә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined