Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Нигә чирмешәнлеләргә газеталар вакытында килми?

Соңгы вакытта гына да район газетасы редакциясенә берничә авылдан ( Ульяновка, Туймәт, Югары Кәминкә һ.б.) газета-журналларны вакытында таратмаулары турында хәбәр керде.

Кара Чишмә авылында яшәүче укытучы ветеран Саимә Моратова хәтта: “Район газетасын атнага бер генә тапкыр чыгара башладыгызмы әллә ?”– дип куйды.

Әлеге мәсьәлә уңаеннан район Чирмешән элемтә бүлекчәсе начальнигы Любовь Фәтхетдинова түбәндәгечә аңлатма бирде:

-Һәр очракта матбугат басмаларының вакытында килмәвен аерым тикшерергә кирәк. Шуңа да, сораулар булса, райондашларыбызны шәхсән үземә 2-26-46 номеры буенча шалтыратуларын сорыйм. Дөрес, Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсенә соңгы тапкыр район газетасын җитәрлек күләмдә җибәрмәгәннәр, аны пәнҗешәмбе көнне тараттык. Сүз уңаеннан, хәзер хат ташучылар атнага өч көн: пәнҗешәмбе, сишәмбе һәм җомга көннәрендә генә эшлиләр.

Сүз уңаеннан. Район газетасы әле дә, бәйрәм көннәрен санамаганда, атнага ике тапкыр һәм гел вакытында чыга.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев