Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйлеләрне “Су анасы” сыйлады

Әккәрәй авылы халкы зур өмә, бәйрәм ясап, Кече Сөлчә елгасы ярларын тәртипкә китерде. Ышанасызмы, юкмы, бу изге гамәлләре өчен, суда яшәүчеләр кешеләргә көймә тутырып ук тәм-томнар җибәргәннәр. Быел Россиядә игълан ителгән Экология елы кысаларында әккәрәйлеләр табигатькә менә шулай булышырга булганнар. Алтмышка якын кеше: укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, пенсионерлар, МЧСчылар, балалар...

Әккәрәй авылы халкы зур өмә, бәйрәм ясап, Кече Сөлчә елгасы ярларын тәртипкә китерде. Ышанасызмы, юкмы, бу изге гамәлләре өчен, суда яшәүчеләр кешеләргә көймә тутырып ук тәм-томнар җибәргәннәр.


Быел Россиядә игълан ителгән Экология елы кысаларында әккәрәйлеләр табигатькә менә шулай булышырга булганнар. Алтмышка якын кеше: укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, пенсионерлар, МЧСчылар, балалар "Чиста ярлар" акциясенә кушылган. Авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимов белән шәхси эшмәкәр Михаил Кваков трактор белән яр буендагы чүп үләннәрен чапканнар, ә калган ир-атлар трактор керә алмаган урыннарда бензин чапкычларын, чалгыларны эшкә җиккәннәр. Хатын-кызлар һәм балалар исә чүп җыйган.

-Иң кызыгы ахырдан башланды. Бакалар, Су анасы, Нептун өмәчеләргә рәхмәт әйтеп, көймәдә "кызыл уылдык" (слива һәм кызыл виноград) алып килделәр. Өмәне шулай тамашалы да иттек. Күмәк эштә катнашучылар учакта пешерелгән балык ашы (балыгы - шул Сөлчә елгасыннан), үләннәрдән самавыр чәе белән сыйланды, - ди чараны оештыручыларның берсе, авыл мәдәният йорты хезмәткәре Лидия Квакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined