Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кем кая, ә без лагерьга!

Быел җәйге каникуллар вакытында 17 мәктәп яны лагерында, шул исәптән ял һәм хезмәт лагерьларында, 577 укучы ял итәр дип көтелә. Аларга барлык класс укучылары да - 1нче класстан алып 11 класска кадәр - йөри алачак. -Шулай да авыр тормыш хәлендә калган, ятим балаларның, яшүсмерләрнең ялын тәэмин итүгә аеруча зур игътибар...

Быел җәйге каникуллар вакытында 17 мәктәп яны лагерында, шул исәптән ял һәм хезмәт лагерьларында, 577 укучы ял итәр дип көтелә.

Аларга барлык класс укучылары да - 1нче класстан алып 11 класска кадәр - йөри алачак.
-Шулай да авыр тормыш хәлендә калган, ятим балаларның, яшүсмерләрнең ялын тәэмин итүгә аеруча зур игътибар биреләчәк,- ди Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Флера Гыйләҗетдинова.- Мәктәп яны лагерьлары төрле: экологик-биология, сәнгать-эстетика, хәрби-патриотик юнәлешләр буенча эшләячәкләр. Төрле спорт ярышлары, экскурсияләр, башка чаралар оештыру да эш планнарына кертелгән.
Ел саен иң яхшы мәктәп яны лагерына конкурс та үтә. 2013нче елда бу бәйгедә Әккәрәй мәктәбе җиңгән.
Моңардан тыш балалар "Кояшлы" район ял лагерында да сәламәтлекләрен ныгыта алалар. Биредә ялны өч сменада оештырырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X