Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш авылында үскән казларның түшкәләре еракларга китә

Кармыш авылында да каз үстерүчеләр күп. Флер һәм Фәния Әхмәтҗановлар бераз үстерелгән 100 баш каз бәпкәсе сатып алаганнар, бүген инде алар гаиләсендә каз өмәләре уза.

-Бәпкәләрне сентябрь аенда Мактамадан барып алдык. Суярлык иткәнче өч айлап ашатырга туры килде, - ди хуҗабикә. – Симергән кошларның яртысыннан артыгын суйдык та инде. Казларны киленем һәм кызым белән йолкыйбыз.

Үткән елда да 70 баш каз үстергән тәҗрибәле кошчылар бәпкәләрне бәрәңге, кабак, бөртек пешереп, бутап ашатканнар. Бу кадәр кошны симертүгә гаилә членнарының барысының да өлеше кергән.

Туй табыннарында, башка мәҗлесләрнең дә түрендә булган дәрәҗәле кошның түшкәләренә генә түгел, эче-башына да сорау зур икән.

-Эчен-башын алдан заказ биреп, 50шәр комплект алып китүчеләр дә бар. Түшкәләр дә озак тоткарланмый, свежий килеш тә, каклаганын да сорыйлар, - ди Фәния Әхмәтҗанова.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев