Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмәдәге бәйрәмне телевидениедан күрсәтәчәкләр

Кара Чишмә авылында капиталь ремонттан соң матурайган мәдәният йортын 86 яшьлек Фидания әби Хәнипова да күреп китте. Үзе дә заманында клуб мөдире булып эшләгән якташыбыз яшьләрнең бүгенге эш шартларына ихластан сөенгән.

Әйе, бүгенге бинаны Фидания әби эшләгән чордагы агач клуб белән һич чагыштыра торган түгел. Эчке якта бар нәрсә яңарган: 200 урынга яңа утыргычлар, ул яңа пәрдәләр, яңа ишекләр дисеңме, бар да искитәрлек. Якты, җылы бүлмәләр, кайнар суы шунда, бәдрәфенә, хәтта душ кабинасына кадәр бар.  29 ел элек, 1990 елда төзелгән бинада барлыгы  6 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарганнар.

Әнә авыл егетләре икенче каттагы аерым бүлмәдә урнаштырылган яңа бильярд өстәлендә шар куа.

-Ни дисәк тә, яшьләр бар әле авылда. Үзебез 50 не узсак та, клубка чыгабыз. Яшьләр янында яшәреп кайтасың әле ул. Менә бильярд булдырганнар, рәхмәт. Буш вакытларыбызда волейбол да уйныйбыз. Гел телевизор каршында утыру - нәрсә инде?! Күрешеп, аралашып кайту – үзе бер гомер, - ди  Рәис Илалов.

Кара Чишмә мәдәният йортында җанлылык бар әлбәттә. Үзләре кебегрәк сөйләсәң, ике кешенең - берсе артист монда. Җырчылар да шактый. Райондагы мәдәният чаралары  алардан башка узмый.

-Элек салкынлык үзәккә үтте. Караңгы, шыксызрак, матур түгел иде  бинабыз. Хәзер,  күрәсез, бөтенләй башкача. Уйнарга  шахмат өстәлләре, өстәл теннисы,  яңа аппаратура, проектор, әйтәм бит,  бар да яңадан. Бөтенесе өчен дә район һәм авыл җитәкчеләренә рәхмәт, - дип шатлыгын уртаклашты мәдәният йорты директоры Резидә Мәслахова.

Авылдашлары Әхтәм Низамов тагын әле  радиомикрофон алырга да акча җибәргән.

Биредә ремонт эшләрен башкарган җәмгыять вәкилләренә бүләкләр тапшырдылар. Ә җитәкчеләре Сергей Арчибасов район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

-Районда шундый зур эшләр башкарырга булышучы нефтьчеләргә, республика җитәкчелегенә рәхмәт. Карачишмәлеләр шәхси хуҗалыклардан районда иң күп  сөт тапшыручы, бик эшчән, уңган халык. Сез  мондый мәдәният йортына бик лаек, - диде халыкны котлап район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Авыл мәдәният йортында олысына да, кечесенә дә шөгыль бар. 63 яшьлек Каинә апа Шәйхетдинова, әйтик,  монда сукмакны суытмый, китап укырга ярата. Китапханәдә андыйлар өчен 6283 китап бар. Әле узган елда гына да  300 ләп яңа китапка баеганнар.

-Күптән түгел  Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”ен укып чыктым. Яхшы әсәр булса, моның өчен ике-өч көн вакыт җитә. Зифа Кадыйрованы яратып укыйм, елап-елап та алам. Бар да тормыштан алып язылган.  Безнең тормыш – үзе бер китап бит, - ди пенсионер.

Кара Чишмәдә мәдәният йортындагы уңай үзгәрешләр хакында башка районнарда да ишетәчәкләр: мондагы хәлләрне “Россия-Татарстан” телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме төшереп китте.

...Мәдәният йортыннан  чыккач, бинаның тышкы ягына янә күз төште. Эчтән күз явын алырлык булса да, тыштан әллә ни түгел шул кыяфәте. Тышлыйсы бар бинаны, хәер, карачишмәлеләргә анысын да вәгъдә иткәннәр.

Яңарган мәдәният йорты бинасында Түбән Кәминкә авыл җирлегенең авыл җыены да узды.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Кара Чишмә мәдәният йортын яңарттылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев