Ивашкино авылында бер төн эчендә ике велосипед урлаганнар
01 Узган атна янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узган. Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм ПЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут казалары хакында хәбәрләр булмаган.
01 Узган атна янгын сүндерүчеләр өчен тыныч узган. Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм ПЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут казалары хакында хәбәрләр булмаган.
02 16-22 июльдә район полиция бүлекчәсендә 38 хәбәр кабул ителгән.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан бу чорда 5 административ беркетмә төзелгән.
Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар, калганнары – матди зыян белән.
Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 73 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Ивашкино авылында бер төн эчендә ике велосипед урланган. Матди зыян күләме – 6000 сум. Тикшерү бара.
Билгесез кешеләр Красная Поляна поселогында яшәүче берәүнең 9000 сум акчасына кызыкканнар.
“Үтәмеш АГРО“ җәмгыяте складыннан “Чирмешән ашлык кабул итү“ предприятиесенең КамАЗ машинасы детальләрен урлап чыгу белән бәйле җинаять эше кузгатылган.
03 Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен 32 тапкыр чакыртканнар. Фельдшерлар хроник авырулар янына барганнар. Бер атнада 6 кеше умарта, шөпшә чагуына аллергиядән зарланып мөрәҗәгать иткәннәр, 5 кеше көнкүрештә төрле дәрәҗәдә имгәнү алган. Балаларның ОРВИ белән авыруның берничә очрагы булган.
04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын төзәтү һәм көйләү белән бәйле 34 заявка үтәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев