Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш мәктәбендә түтәлләрдә чүп үстермиләр

Иске Үтәмеш мәктәбенең тәҗрибә участогындагы теплицада кыярлар күптән өлгергән, помидорлар кызара башлый.

-Кыяр орлыкларын төрле вакытта чәчтек, -ди биология укытучысы Рафик Әхтәмов.-Алар төрле срокта өлгерә. Чүбен утыйбыз, су сибәбез. Ялда булсам да, үзем дә гел монда киләм, теплицаның ишеген ачасы, ябасы да бар. Әле менә помидор сабакларын таякка бәйлим.

Җиденче класслар кишер участогында чүп утыйлар. Барысы да килгән диярлек.

-Һәркемнең үз участогы, үз рәте, -ди аларның класс җитәкчесе Резеда Минхәерова.- Орлыклар сирәгрәк тишелде, чөнки башта җылы җитмәде, инде яңгырлар кирәк. Балаларга эш бар, чүп гел үсеп тора бит.

Монда үскән яшелчәләр мәктәп ашханәсендә ашлар пешергәндә, салатларга кулланылачак.

-Өйдәге бакчада да чүп утыйбыз, кирәк булгач, монда да килдем, -ди сигезенче классны тәмамлаган Лилия Садретдинова.- Каникуллар озын әле, Казанга да барырга хыялланам.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев