Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш мәктәбе бакчасында кура җиләгенә дә урын тапканнар

Иске Үтәмеш мәктәбендә көзен яхшы уңыш җыярга өметләнәләр. Моның өчен тәҗрибә участогында бик зур хезмәт куелган.

-Бина янындагы участогыбызда элек шактый зур мәйданда бәрәңге игелде, шунлыктан башка культураларга урын аз иде. Быел, уйлаштык-киңәштек тә, бәрәңгене авылдагы бер буш участокта утыртырга булдык һәм шулай эшләдек тә, - ди мәктәп директоры Хаммәткамил Хәкимов.

Дымлы туфракка күмдерелгән суган орлыклары, алар 9 сутый мәйдан били, матур шытымнар биргән. Бакча җиләге дә куе, шау чәчәктә. Теплицадагы помидор үсентеләрен якын көннәрдә ачык грунтка күчерергә җыеналар.

Бакчада 100 төп кура җиләге, карлыган, алмагач, чия, слива үсентеләренең яңалары да тамыр җибәрми калмас. Җылытып сибү өчен, зур су савыты ясаганнар.

Кыярга түтәл әзер. Гомумән, соңгы арада мәктәп яны участогында тәртип булдырганнар, элек кулланылмаган, файдаланылмаган шактый җирне әйләнешкә керткәннәр.

Мәктәпнең яңа бинасы 1980нче елда ачылган, ә бер елдан соң монда каен, нарат, алмагач үсентеләре утыртканнар. 37 ел эчендә алар инде зур агачлар булып үскәннәр. Инде яннарында “иптәшләре“ бар – тагын 11 төп алмагачка урын тапканнар.

2017-2018нче уку елында Иске Үтәмеш мәктәбендә 67 бала белем алган. 11нчене - 2, 9нчы сыйныфны 9 укучы тәмамлый. Киләсе елда монда беренчегә 8 бала килер дип көтелә.

-Бакчаның бер кырыен профнастил белән тотып алабыз, бу эшне башладык та, - ди мәктәп директоры. Яшелчәләр саклау өчен бер баз да ясалачак, кайбер материалларын табыштырдык инде.

Мәктәпкә материаллар, кирәк-ярак алуда якташлары Газинур Мусин гел булышып тора икән, коллектив аңа бик рәхмәтле.

Быел мәктәп укучылары 3 тонна макулатура, 150 килограмм пластик савытлар җыйганнар. Макулатура сатудан алынган акчаны укучыларның үзләренә биргәннәр.

Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш уңып үссә, аш менюсын төрләндерергә, сатарга да җитәчәк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев