Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Җил Түбән Чегодайда шиферларны алган, Туймәттә үсемлекләрне боз тишкәләгән

Әллә нишләде соңгы елларда бездә табигать. Искиткеч көчле гарасатлар, хәтта су басулар да булды районда. Инде менә тагын - узган якшәмбе көнне кайбер авылларда ярыйсы ук эре боз явып узса, Түбән Чегодайда җил түбә шиферларын кубарып, агачларны аударган.

-Көндезге  өчләрдә яңгыр бер явып үтте, аннан сәгать бишләрдә  тагын ямьсез кара болыт килеп бозлы яңгыр яуды. Бакчага чыгып караган идем, эрерәк яфраклы үсемлекләр: кәбестә, кыярларның яфракларын боз тишкәләгән, - ди Туймәттән Фәнисә Кәримова.

Боз Бәркәтәдә, Лашманда, Яңа Элмәледә Әмирдә, Чирмешәндә, Утыз Имәндә һәм башка кайбер авыларда да булган, бәхеткә, зур зыян юк. Ә менә Түбән Чегодайда җил халыкка шом салып өлгергән.

-Күрше әбинең карт талын сындырып безнең йортка салды. Күз ачып йомганчы, бик тиз булды бу хәл, нык курыктык, - ди Түбән Чегодайга кунакка кайткан Рәмилә Дәүләтшина.

 

-Айдар Галимов хужалыгының  гараж түбәсеннән берничә шиферын каерып алды. Шифер кисәкләре җиргә кадалган, көчкә тартып алдык, нинди көч! Аллаһы Тәгалә саклаган инде, бу вакытта  ул якта кеше, мал-туар булмаган. Җил Нурсинә апаларның өй сайдингын каергалаган, - диде шул ук авылдан Алсинә Әхмәтвәлиева.

Илһам Әбенәгыймов, Алсинә Әхмәтвәлиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев