Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Форумнан бүләкләр белән кайттылар

Безнең якташлар: Яр Чаллы педагогика институты студенты Айнур Заһитов һәм 2нче Чирмешән мәктәбе укучысы Лилия Никонова Казанда узган Республика яшьләре форумыннан Диплом һәм кубок ияләре булып кайттылар. Форумның финалы кысаларында узган күргәзмәдә алар үзләренең проектларын тәкъдим иткәннәр. Монда катнашу өчен 1000 эштән нибары 60 проект кына, шул исәптән безнекеләрнекен дә,...

Безнең якташлар: Яр Чаллы педагогика институты студенты Айнур Заһитов һәм 2нче Чирмешән мәктәбе укучысы Лилия Никонова Казанда узган Республика яшьләре форумыннан Диплом һәм кубок ияләре булып кайттылар.


Форумның финалы кысаларында узган күргәзмәдә алар үзләренең проектларын тәкъдим иткәннәр. Монда катнашу өчен 1000 эштән нибары 60 проект кына, шул исәптән безнекеләрнекен дә, сайлап алганнар.

Айнур Заһитовның "Дар" видеороликлар студиясен ясау" проекты - икенче, ә Лилия Никонованың "Волонтер Кыш бабай, Кар кызы һәм компания" проекты өченче дәрәҗә Дипломнар һәм кубоклар белән бәяләнгән.

Проектларның җитәкчесе - Яшьләрнең ял итү үзәге директоры Ирина Суворовага "Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсенең иң яхшы белгече" номинациясендә диплом тапшырганнар.

Шул ук форумда районның спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Рәмзия Долгополова "Яшьләр эшләре буенча бүлекнең иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының өченче дәрәҗә Дипломы һәм дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә актив эш алып баруы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Диплом һәм кубок ияләре булып кайттылар