Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Фермаларга ешрак керергә

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең финанс хәле начарая бара. Соңгы вакытта читтән дуңгыз ите күп кертелү сәбәпле, аңа сорау нык кимегән. Россиянең бердәм сәүдә оешмасына керүе сәбәпле, киләсе елда хәл тагын да кыенлашырга мөмкин. Моңа да карамастан, сөт һәм ит җитештерүне киметергә ярамый, аңа ихтыяҗ бар. «Хуҗалыклар җитәкчеләре фермада үзләре ешрак...

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең финанс хәле начарая бара. Соңгы вакытта читтән дуңгыз ите күп кертелү сәбәпле, аңа сорау нык кимегән. Россиянең бердәм сәүдә оешмасына керүе сәбәпле, киләсе елда хәл тагын да кыенлашырга мөмкин.

Моңа да карамастан, сөт һәм ит җитештерүне киметергә ярамый, аңа ихтыяҗ бар. «Хуҗалыклар җитәкчеләре фермада үзләре ешрак булырга тиеш»,- ди республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер районнарда җитештерү күләменең сизелерлек кимүен тәнкыйтьләп. Артка чигенүнең төп сәбәбе - технологик циклның үтәлмәве. Узган атна шимбәсендә булган республикакүләм киңәшмәдә-видеоконференциядә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә киләсе ел өчен минераль ашламалар сатып алуны да тизләтергә тәкъдим иттеләр. Әлегә моңа субсидия дә бирелә бит, аннары ул булмаска мөмкин.

Киңәшмәдә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү торышы да бәяләнде. Бу яктан безнең районда зур проблемалар юк, гариза бирүчеләрнең күпчелегенә участокларны бүлгәннәр дә.

Торак төзелеш буенча ел планын үтәгәнбез, районда 9342 мең квадрат метр торак төзелгән. Киләсе, 2013 елда бу күрсәткечне үстерергә туры киләчәк. Республикада да торак төзелеше темпын киметмәскә омтылалар.

Татарстан Президенты төзелештә, гомумән, бар җирдә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кушты. Юлларда, суда, янгыннарда, эш урыннарында ел саен йөзләрчә кешенең гомере өзелә, бу бик аяныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Чирмешђн Киңәшмәдә