Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Девичья Полянада ярыша-ярыша йорт салалар

Бүген дистәгә якын гаилә яңа йортның түбәсен яба, нигез кора, дистәгә якыны бу мәшәкатькә керешү өчен участок - урын сайлый. Анатолий Кузьмин моңа кадәр Себердә яшәгән. -Пенсиягә чыккач туган авылга күчендек, чөнки 87 яшьлек әни урын өстендә, үзен-үзе карарлык түгел, - ди Анатолий Николаевич. - Ике балабыз, дүрт оныгыбыз бар,...

Бүген дистәгә якын гаилә яңа йортның түбәсен яба, нигез кора, дистәгә якыны бу мәшәкатькә керешү өчен участок - урын сайлый.


Анатолий Кузьмин моңа кадәр Себердә яшәгән.

-Пенсиягә чыккач туган авылга күчендек, чөнки 87 яшьлек әни урын өстендә, үзен-үзе карарлык түгел, - ди Анатолий Николаевич. - Ике балабыз, дүрт оныгыбыз бар, без күбәү, шуңа күрә инде 60 еллык өебезне өр-яңа иттек, ремонтладык. Аның, кем әйтмешли, каркасы гына иске, барын да алыштырдык. Дөрес, тагын бераз эш калды, аларын да озакка сузмабыз.

Гомумән, Девичья Полянаны соңгы елларда танырлык түгел, биредә яшәүчеләр төзелештән тәм табалар. Әйтик, Владимир Суриков, Валерий Андреев, Геннадий Чугунов, Юрий Емелев, Юрий Никитин, Виктор Суриков, Геннадий Маклаков, Павел Носков, Сергей Чернов гаиләләре һәм башкалар яңа өй салырга ниятлиләр: кайсы стена күтәргән, кайсы түбә ясый, яңа өйләренә күченеп яши башлаучылары да бар. Аларның кайберләре әле дә читтә эшли, шәһәрдә яши, күбесе - Девичья Полянада торучылар.

Өйләрне зур, матур, ике катлы да итеп, яхшы, матур кирпечтән салалар.

Бу авылда яңа мәктәп, яңа клуб төзеп куйдылар. Урамнарны чисталап торалар, йортлар каршында чәчәкләр үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined