Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең берничә урамында юллар шомарачак

Быел районда социаль-көнкүреш объектларын төзү һәм ремонтлау белән бергә шактый зур күләмдә юл ремонты да башкарылыр дип көтелә.

Инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, юллар төзү һәм ремонтлау берничә программа кысаларында эшләнергә тиеш.

Урам-юл челтәрен ремонтлау программасы нигезендә, халык мөрәҗәгате буенча, Яңа Элмәле һәм Иске Котыш авыллары урамнарының бер өлешенә вак таш җәеләчәк.

Район үзәгенең дә берничә урамында юлларны төзәтү планлаштырыла. 1 нче Чирмешән урта мәктәбе янәшәсендәге юлны, Гагарин урамыннан алып XXII Партсъезд урамына кадәр араны, тәртипкә китерергә җыеналар. Биредә автомобильләр өчен парковка ясау да күздә тотыла. Шулай ук Техническая һәм Кыр урамнарының бер өлешендә асфальт катламын яңарту планлаштырыла. Бу эшләр юлларны капиталь ремонтлау программасы буенча башкарылырга тиеш.

Муниципаль юл фонды исәбенә район үзәгендә Һади Такташ, Ларионов, Яшьләр урамнарындагы юлларны өлешчә төзекләндерү каралаган.

“Юллар ремонты” программасы буенча меңнәрчә квадрат метр мәйдандагы асфальт һәм вак таш җәелгән юллардагы чокыр-чакыр ремонтлау көтелә. Кайбер урам юлларын үзсалым акчаларына шомартмакчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев