Чирмешән районында быел нибары 13 пар гаилә корган
Безнең районда

Чирмешән районында быел нибары 13 пар гаилә корган

Июнь аенда авыл урамнарыннан туй машиналары ешрак узган – 5 пар кавышкан.

Ел башыннан район ЗАГС бүлеге 13 парның никахын теркәгән. Былтыр бу чорда ике тапкыр күбрәк, ягъни 25 яңа гаилә барлыкка килгән.

Бер генә булса да, июньдә аерылышучылар да бар шул, ә ел башыннан сигез гаилә таркалган. Үткән елның бу чорында 19 пар аерылышкан.


Нет комментариев