Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чистай янында һәлакәткә очраган Анна Минхәйдарова вафат булды

Узган елның декабрь аенда эш буенча Казанга барганда берничә якташыбыз юл авариясенә юлыгып, авыр тән җәрәхәтләре алды. Анна Минхәйдарова Чистай шәһәрен әйләнеп узучы юлдагы әлеге һәлакәттән соң озак вакыт аңына килмәде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкләгән Анна Николаевнаның, кызганыч, 44 яшендә йөрәге тибүдән туктады, аны бүген Чирмешәннең яңа зиратында...

Узган елның декабрь аенда эш буенча Казанга барганда берничә якташыбыз юл авариясенә юлыгып, авыр тән җәрәхәтләре алды.


Анна Минхәйдарова Чистай шәһәрен әйләнеп узучы юлдагы әлеге һәлакәттән соң озак вакыт аңына килмәде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкләгән Анна Николаевнаның, кызганыч, 44 яшендә йөрәге тибүдән туктады, аны бүген Чирмешәннең яңа зиратында җирлиләр. Мәрхүмәнең кызы белән улы ятим калдылар, әнисе дә ярдәмгә мохтаҗ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Фаяс Минһаҗев бүген Чирмешәндә, өендә дәвалана.

Һаман шул авариядә каза күргән машина йөртүче Владимир Долгополов та нык имгәнде. Ул да өендә, дәвалануын дәвам итә.

Фаяс Минһаҗевка, Владимир Долгополовка да әлегә башкалар, бигрәк тә врачлар, ярдәме бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined