Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең “Кояшлы“ лагерында икенче смена тәмамланды

"Кояшлы" балалар сәламәтләндерү лагерында икенче смена да бик күңелле һәм бик тиз үтеп китте. -Икенче смена 9 июльдән 26 июльгә кадәр эшләде, - ди лагерьның өлкән вожатые Мария Семкичева.- Балаларның бер минут буш вакытлары булмады. Көн саен өчешәр чара планлаштырылган иде. Һәр көн аерым бер тема астында үтте, әйтик, әкиятләр,...

"Кояшлы" балалар сәламәтләндерү лагерында икенче смена да бик күңелле һәм бик тиз үтеп китте.

-Икенче смена 9 июльдән 26 июльгә кадәр эшләде, - ди лагерьның өлкән вожатые Мария Семкичева.- Балаларның бер минут буш вакытлары булмады. Көн саен өчешәр чара планлаштырылган иде. Һәр көн аерым бер тема астында үтте, әйтик, әкиятләр, бантиклар, шаяртулар көне. Ял итүчеләр аларда бик теләп актив катнаштылар. Безнең вожатыйлар барысы да педагоглар, балалар белән эш тәҗрибәләре бар.
Лагерьда беренче сменада - 32, икенчесендә 38 бала ял иткән. Өченче сменада биредә 50 бала сәламәтлеген ныгытачак. Анысында, нигездә, спортчылар ял итәчәк. Шулай ук дүртенче смена да булачак әле, җиде көнгә тагын 50 бала килүе көтелә.
-Лагерьда балаларны физик яктан үстерү, ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик яхшы шартлар тудырылган: көндәлек режим, тулы кыйммәтле туклану, физкультура һәм спорт, төрле тәрбия чаралары- болар барысы да аларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, - ди шәфкать туташы Миләүшә Хөббетдинова.- Саф урман һавасы үзе үк шифалы.
Биредә балаларны биш тапкыр ашаталар. Аш пешерүче Гайшә Мортазина менюны төрләндереп тора. Кайнар аш, боткалар, җиләк - җимеш, яшелчә, камыр ризыклары - барысы да каралган.
-Миңа монда бик ошый, - ди Чирмешәннән Ләйлә Шириязданова.- Уеннар, конкурслар, экскурсияләр оештырдылар. Бассейнга да бардык. Тәмле ашаталар. Аеруча Нептун көне кызык утте.
Лагеркадан килгән Адель Егоров та сменаның тәмамлануына борчыла.
-Вакыт бик тиз үтеп китте,- ди ул.- Монда яңа дуслар таптым. Яңа уеннар өйрәндек. Миңа "Угадай мелодию" уены ошады, мин анда җиңү яуладым. Әле Әлмәткә ял паркына да бардык.
Лагерьда ЮХИДИ инспекторлары белән дә очрашу үткәрәләр. Алар балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыралар, сорауларга җавап бирәләр, истәлек бүләкләре тапшыралар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы лагерЬ Кояшлы