Чирмешәннең “Кояшлы“ лагерында икенче смена тәмамланды
"Кояшлы" балалар сәламәтләндерү лагерында икенче смена да бик күңелле һәм бик тиз үтеп китте.
-Икенче смена 9 июльдән 26 июльгә кадәр эшләде, - ди лагерьның өлкән вожатые Мария Семкичева.- Балаларның бер минут буш вакытлары булмады. Көн саен өчешәр чара планлаштырылган иде. Һәр көн аерым бер тема астында үтте, әйтик, әкиятләр,...