Чирмешәнлеләр "Безнең Чирмешән"гә арзан бәядән язылалар
2017 елның икенче яртысына газета-журналларга вакытыннан алда (досрочная подписка) язылу дәвам итә. 1 апрельгә кадәр матбугат басмаларына беренче яртыеллык бәяләреннән заказ биреп була. Әйтик, "Безнең Чирмешән"гә бәя 650 сум 70 тиен тора. -Әлегә подписка бик сүлпән бара, - ди Чирмешән элемтә бүлекчәсе начальнигы Любовь Фәтхетдинова. -Дөрес, Дәүләт хезмәте порталы аша...
2017 елның икенче яртысына газета-журналларга вакытыннан алда (досрочная подписка) язылу дәвам итә.
1 апрельгә кадәр матбугат басмаларына беренче яртыеллык бәяләреннән заказ биреп була. Әйтик, "Безнең Чирмешән"гә бәя 650 сум 70 тиен тора.
-Әлегә подписка бик сүлпән бара, - ди Чирмешән элемтә бүлекчәсе начальнигы Любовь Фәтхетдинова. -Дөрес, Дәүләт хезмәте порталы аша газета-журналларга язылучылар да бар. Күпчелек заказ карточкаларын "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан")га тутыра. Хәрби комиссариатта эшләүчеләр район газетасына беренчеләрдән булып язылдылар.
Иске Котыш элемтә бүлекчәсендә дә заказ бирүчеләр шактый. Башка авыллардагы кебек, биредә дә иң элек пенсионерлар языла.
Вера Аркаева бу авылның газета-журналларга иң беренче язылучысы.
Иван Семаев һәм Николай Семаев гаиләләре һәр елны 8-9 төрле газета-журнал алдыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев