Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче әрмән гаиләсе традицияләрне саклап яши

Берничә ел элек 1нче Чирмешән мәктәбе укучысы Роза Мхитарянның "Мин татарча сәйләшәм!" бәйгесендә чиста татар телендә чип - чиста сөйләвен ишетеп, аптырашта калган идек. Бу әрмән кызы татарча сөйләүче башка милләт вәкилләре арасында сүзләрне аңлап һәм акцентсыз диярлек әйтүе белән аерылып торды. Моның сере бик гади булып чыкты - Розаның...

Берничә ел элек 1нче Чирмешән мәктәбе укучысы Роза Мхитарянның "Мин татарча сәйләшәм!" бәйгесендә чиста татар телендә чип - чиста сөйләвен ишетеп, аптырашта калган идек. Бу әрмән кызы татарча сөйләүче башка милләт вәкилләре арасында сүзләрне аңлап һәм акцентсыз диярлек әйтүе белән аерылып торды.


Моның сере бик гади булып чыкты - Розаның әти - әнисе Усо Мхитарян һәм Минуи Гаспарян аны бер җөмлә белән аңлаттылар: "Яшәгән җиреңә, аның халкына рәхмәтле була белергә кирәк". Ә телне белү-бу халыкка ихтирам күрсәтү билгесе.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән -үзе генә килми. Матур гадәтләр яшьтән үк ныгысын өчен, әти - әнигә зур көч, тырышлык куярга кирәк. Усо белән Минуи балаларында үз халкына мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, башка халыкларның, аларның мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтеп тәрбияләгәннәр.

-Безнең балалар татарча да, русча да, улым Тигран инглизчә да яхшы белә, - ди Минуи. - Чирмешәндә дөньяга килсәләр дә, туган телне генә түгел, мәдәниятыбызны, гореф - гадәтләрне, милли традицияләрне, бәйрәмнәрне белеп үстеләр. Өйдә русча да, әрмәнчә дә сөйләшәбез. Әрмәнстанда 7 апрель - Әниләр көне. Бу көнне мин әнине, балалар мине котлыйлар. 13 февральдагы "Терентес" бәйрәмен дә билгеләмичә калганыбыз юк. Бу көн, нигездә, яңа гына гаилә коручыларга багышлана. Балаларны яшьтән үк өлкәннәргә игьтибарлы, ихтирамлы булырга кирәк дип тәрбияләдек. Милләтенә, диненә карамыйча, һәркәмдә, беренче чиратта, кешелек сыйфатларын өстен куярга кирәк дия идек. Монда иң мөһиме- әти - әни үрнәге дип саныйм.

Минуи Татарстанда 3 яшеннән бирле яши, 7 яшендә әти -әнисе Чирмешәнгә килеп төпләнә. 1988нчы елның 7 декабрендә Әрмәнстанда булган көчле җир тетрәүдән соң Татарстанда яшәүче байтак әрмәннәр, шул исәптән Гаспарян гаиләсе дә, туган илләренә кайта. Кабат Чирмешәнгә Минуи инде кияүгә чыгып, ире Усо белән килә.

-Гаилә корып яши башлаганыбызга 25 ел булды, - ди хуҗабикә. - Безнең туганнар бөтен дөнья буенча таралган. Аралашабыз, йөрешәбез, Әрмәнстанга да кайтып киләбез, әмма безнең өчен Чирмешәннән дә якын урын юк. Кая барсак та, Чирмешәнне сагынып кайтабыз. Беркайчан бер кешедән бер яман сүз ишеткәнебез булмады. Дусларыбыз арасында төрле милләт кешеләре бар. Балаларыбыз да Чирмешәнне бик яраталар. Хәзер кызыбыз Казанда укый. Иптәшләренә "Мин Чирмешәннән!"-, дип горурланып сөйли ул. Әле мәктәптә укыганда, Розаны ниндидер чарага Казанга җибәргәннәр иде. Шунда кайсыдыр районнан русчаны бик яхшы белмәүче кызлар да килгән булган. Кызым кайтып:"Әни, ярый әле мин татарча яхшы беләм, алар беләр аралаша да алмаган булыр идем",- дигән иде.

Усо белән Минуи -шәхси эшмәкәрләр, ипи җитештерәләр. Хуҗабикә сүзләре буенча, ул яшьтән үк, пешерергә яраткан. Райондашларыбызга милли ризыклар да тәкъдим итәләр. "Пахлава", "гата" кебек камыр ризыкларын яратып алалар икән.

Сүз уңаеннан, алар район тормышында да актив катнашалар, төрле чаралар уздырганда материаль ярдәм күрсәтәләр. Байтак кына Рәхмәт хатлары бар, алар арасында Чирмешән мәчетеннән дә.

Районда әрмәннәр күп. Алар аралашып яшиләр. Әңгәмәдәшләрем әйтүенчә, кайгылары да, шатлыклары да уртак. Бу милләтне, кызганычка каршы, зур кайгылы көн дә берләштерә, алдан әйтеп узганча, 1988нче елны булган җир тетрәүдән байтак кешенең гомере өзелә. Чирмешәндә яшәүчеләр дә һәлак булган якташлары истәлегенә район үзәгеннән ерак түгел, Шентала ягында һәйкәл куйдылар һәм ел саен 7 декабрьдә шунда җыелып, вафат булучыларны искә алалар. Монда читтән, Яңа Чишмә, Шентала районнарыннан да килүчеләр була икән.

-Без - христианнар, Ходайга ышанабыз, -ди Усо. - Башка дин кешеләрен дә бик ихтирам итәбез. Библия дә, Коръән дә яхшылыкка өнди. Берничә ел элек безгә әрмән журналистлары килгән иде. "Мөселманнар арасында ничек яшисез?" -диләр. Мин аларга бер вакыйганы сөйләдем. Элегрәк бер кибеткә көн дә ипи илтә идем. Шунда көн дә диярлек ипи алырга килүче бер татар абзые белән таныштык. Яхшы кеше, күренеп тора. Бер көнне, хатыныңа бирерсең дип, аңа бераз күчтәнәч төяп җибәрдем. Берничә көннән соң кибеткә килсәм, бабай басып тора. "Ничә көн сине көтеп торам, -ди. - Карчык өйгә кертми бит инде. Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт әйтергә һәм сиңа кайнатма тапшырырга кушты." Менә бит районыбызда нинди кешеләр яши. Миңа рәхмәт әйтер өчен, ничә көн буе кибет янына килгән ул.

Усо белән Минуи бик ачык, аралашучан, кунакчыл кешеләр.

-Бездә килгән кунакны чәй эчермичә җибәрергә ярамый,- дип хуҗабикә чәй дә куеп җибәрде. Табын артында да озак сөйләшеп утырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined