Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә янгын су гидрантларын тикшерәләр

Районда янгыннарны сүндерү очрагына 431 гидрант бар, аларның 90лабы – Чирмешәндә. Әлеге гидрантларның төзеклеген яз, көз тикшерәләр.

-Бу планлы тикшерү, - ди 135 нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. –Эшне район үзәгеннән башладык, аннары авылларга барабыз. Сүз уңаеннан, халыкка гидрантлар тирәсендә техника яки башка әйберләр куймаска киңәш итәм. Ул-бу очрагында алар безгә нык комачаулаячак.

“Әкият” балалар бакчасы янындагы гидрант ышанычлы икән, ул төзек, монда су басымы яхшы. Тикшерүчеләр әлеге җиһазны башка параметрлар буенча да тикшерделәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X