Чирмешәндә “Убырлы карчыкны” укыттылар
“Ромашка” балалар бакчасында уен формасында узган чарада балалар юл хәрәкәте белемнәрен кабатладылар.
Балалар шигырьләр сөйләделәр, юл билгеләре турында җырлар җырладылар. Аларны иптәшләре генә түгел, юл хәрәкәте билгеләрен белмәү аркасында балалар бакчасына эләккән “Убырлы карчык” та игътибар белән тыңлады. Балалар урман кунагына юлда йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев