Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә хоккейчылар да татарча диктант язды

Бүген узган дөньякүләм “Татарча диктант”ны безнең районда – мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, район үзәге мәчетләрендә 3000нән күбрәк якташыбыз язды. Аның Чирмешәннең “Орион” яшьләр үзәгендә узганында, нигездә, яшьләр, спортчылар сыналды.

Диктант язуга  сәгать 11 тулып узгач керештек. Текстны, телевизор экраны аша, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды. Бирем -  Гомәр Бәшировның “Чишмә моңы ничек җыр булды?” дип аталган, 223 сүздән торган язмасы. Лектор аны әүвәл тулысынча укып чыкты, кыенрак сүзләрнең язылышын аңлатты, аннан диктантны яздырды. Диктантны безнең белән, “экран эчендә”, Фоат Галимуллин янәшәсендә, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ”Татарстан - Яңа гасыр“ каналы генераль директоры Илшат Әминов та яздылар.

Ә “Орион”га, алда әйтелгәнчә, спортчылар, яшьләр, спорт объектларында эшләүче егермеләп якташыбыз килгән.

-Рус телле кеше буларак, текст шәхсән минем өчен авыррак. Сөйләм телен генә беләм, яшермим, кайбер урыннарын күчерергә дә туры килде, әмма, бу миңа татар  телен белүемдә бер сынау, - дип кичерешен уртаклашты “Орион”да “Татарча диктант”ны оештыручы, үзе чуваш милләтеннән булган Мария Рыбкина.

Мария Анатольевна кебек рус  телле мәктәпләрдә укыган башка якташларыбыз да татар телендә диктант язды. Әнә бер якта хоккейчы егетләр дә кулларына ручка алган.

-Текст кыен түгел, чөнки мин татар мәктәбен  тәмамлаган кеше. Тик  мәктәп тәмамлауга  36 ел, шуннан бирле диктант язганым юк иде. Кызык булды, белемемне тикшердем. Таза “дүртле” билгесенә өметләнәм, бәлки “бишле” дә булыр әле, - диде  Боз сарае бухгалтеры Ландыш Мортазина.

Чара ахырында һәр катнашучыга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ә нәтиҗәләрне исә, оештыручылар әйтүенчә, диктант язуда катнашкан һәркем октябрь ае башында diktant.tatar.ru сайтына үз коды белән кереп  белә алачак.   

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев