Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте зур бәйрәм оештырды
Безнең районда

Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте зур бәйрәм оештырды

Халыкара балаларны яклау көнендә район инвалидлар җәмгыяте зур бәйрәм оештырды, анда иллеләп сабый, аларның әти-әниләре катнашты.

Ачык һавада егетләр һәм кызлар төрле уеннарда, конкурсларда көч сынаштылар, бүләкләр алдылар. Әле тагын кафе-ресторанда да сыйландылар. Бәйрәм чыгымнарын нефтьчеләр - “ГРИЦ” җәмгыяте күтәргән.

автор фотосы


Нет комментариев