Чирмешәндә иң матур өйчекне билгеләячәкләр
Быел да район Сабан туенда “Иң яхшы шатер, өйчек, милли почмак” бәйгесе узачак.
Әлеге конкурсның төп максаты – район территориясендә яшәүче төрле милләт халкының гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятын саклап калуга булышлык итү.
Махсус комиссия җиңүчеләрне өйчекләрнең бизәлеше, милли гореф-гадәтләрне, кәсепләрне күрсәтү, милли ашларны тәкъдим итү, кунакларны каршы алу критерияләреннән чыгып ачыклаячак.
Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне Сабантуй барышында бүләкләргә карар кылынган. Гран – при откан авыл җирлегенә иң зур бүләк – суыткыч. Башка җиңүчеләрне дә кыйммәтле призлар көтә.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев