Район үзәгендә 2091 йорт һәм фатир бар, шуларның яртысыннан күбрәге кулланылган су өчен хәзер санагыч күрсәткечләре буенча түли. 800ләп гаилә су санагыч җиһазларын быел куйдырып пломбалаткан.
Чирмешәндә яшәүчеләр кышын көненә уртача барлыгы 700-800 куб.метрлап су куллана. Ә җәйге чорда бу күрсәткеч мең, мең ярым кубка җиткән көннәр булган. Санагычлар кую...
Район үзәгендә 2091 йорт һәм фатир бар, шуларның яртысыннан күбрәге кулланылган су өчен хәзер санагыч күрсәткечләре буенча түли. 800ләп гаилә су санагыч җиһазларын быел куйдырып пломбалаткан.
Чирмешәндә яшәүчеләр кышын көненә уртача барлыгы 700-800 куб.метрлап су куллана. Ә җәйге чорда бу күрсәткеч мең, мең ярым кубка җиткән көннәр булган. Санагычлар кую файдага, быел кызуда "өстәге урамнар"да яшәүчеләр дә сусызлыктан әллә ни интекмәде.
-Су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү максатында, район үзәгендә 500әр кублы ике резервуар төзү эшләре дәвам итә,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте генераль директоры Рафик Хәйдаров. - Төзүчеләр әлеге сыешлыкларның стеналарын бетон белән күтәреп, җир өстенә кадәр чыктылар. Әлеге яңа объектның файдасын якынча киләсе елның август айларында тоя башларбыз.
Хәзер резервуарларның стеналарын җир өстеннән тагын биш метр югарылыкта бетонлап күтәрәләр, ә аннан плитәләр белән ябачаклар. Язын аларны, су агып китәрлек тишек-тошык калмадымы икән дип, кабат тикшерәчәкләр. "Су савытлары"ның өстенә курган өеп, аларны туфрак белән җылыту күздә тотыла.
Нет комментариев