Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә быел алты йортның ишегалларын төзекләндерәчәкләр

Быел район үзәгенең Совет урамындагы алты йортның ишегалларын тәртипкә китермәкчеләр. Әлеге эшләргә 12 миллион сум акча каралган.

-Моңа халыктан бер тиен акча алынмый. Бар да бушлай, төзекләндерү “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында башкарыла, - дип аңлатты бу мәшәкатьләрне оештырып йөрүче “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов.

Былтыр әлеге программа буенча Чирмешәндә, Совет урамында шулай ук алты йорт ишегалды ремонтланган иде. Быел осталар Совет урамының универмаг рәтендәге 45, 45А, 47, 49, 51 нче йортлары һәм Дзержинский урамының 39А йорты ишегалларында эшләячәкләр икән.

-Әлеге йортларның төп бәласе - керү ишекләре юлдан түбән калганлыктан, язын, көзен подъездларга кар, яңгыр сулары керә. Хәзер асфальтны һәм юлны кырып алып, түбәнәйтеп юл ясалачак, яңа асфальт түшәләчәк. 12 миллион сумның 11 миллионлабы шушы эшләргә тотылырга тиеш, - ди Мәсхүт Мәхмүт улы.

Болардан кала, ишегалларында бордюрларны яңарту күздә тотыла. Җиңел машиналар кую урыннары булдыру, эскәмия, алар янәшәсенә үк кечкенә чүп савытлары – урналар урнаштыру зарур. Өчәр зур чүп контейнеры сыйдырышлы ике мәйданчык ясап, аларны түбә астына, чүп таралмаслык итеп каплап куячаклар. Керләр элү, палас чистарту өчен җайланмалар ясау да ниятләнә.

-Бу эшләргә керешкәнче халык белән очрашабыз, аларның уй-теләкләрен белешәбез. Ничек яхшырак булыр, ничегрәк кирәк, дибез Аларны ясаганда төрле хезмәтләрнең, әйтик, газчыларның, коммуналчыларның таләпләрен дә истә тоту кирәк, “алтын урталык”ны табабыз инде. Былтыр мондый эшләрне беренче ел гына башкардык, “беренче коймакның бераз төерләре” булгандыр да, - ди милекчеләр ширкәте идарәсе рәисе.

“Безнең ишегалды” республика программасы 5 елга, 2020дән 2025 елга кадәр, исәпләнгән. Шушы дәүләт ярдәме белән район үзәгендә күп фатирлы барлыгы 30 йорт ишегалды яңартылачак, ягъни һәр елны алтышар йорт ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев